27 января 2016
Котлыйбыз!

Институтыбызның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең 4 курс студенты Галиәкбәрова Илсөя фәнни хезмәте өчен Республикабыз Президенты имзалаган махсус дәүләт стипендиясенә лаек булды.

Илсөя КФУ доценты Гайнуллина Гөлфия Расил кызы җитәкчелегендә татар әдәбияты классигы Ә.Еники иҗатын фәнни нигезләп бәяләү эше башкара.  Илсөяне ихлас күңелдән бу уңышы белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә әдәбият фәне өлкәсендә хезмәт куеп, тагын да югарырак үрләр яулавын теләп калабыз!

Источник информации: Татар әдәбияты кафедрасы