25 января 2016
Татар теленнән бердәм республика тестына әзерләнү

Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсендә 2016 нчы елның 21 нче гыйнварында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик семинар үткәрелде. Семинарның темасы татар теленнән бердәм республика тестына, йомгаклау аттестациясенә әзерләнү  һәм аны үткәрү мәсьәләләренә юнәлтелгән иде. Әлеге очрашуны Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты Р.К. Зиннәтуллин алып барды. Фикер алышуда Казан (Идел буе) федераль университетының Л.Н. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты галимнәре Г.Р. Галиуллина, К.С. Фәтхуллова, Г.Р. Мөгътәсимова, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Р.Р. Шәмсетдинова, Татарстан китап нәшриятының дәреслекләр, фәнни-методик идарәсе җитәкчесе Ч.И. Ялалова, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының шәһәр методик берләшмәсе әгъзалары һәм иҗади эшләүче укытучылар катнашты.

Башта БРТ биремнәрен төзүче авторлар быелгы тест үткәрү материаллары турында кыскача мәгълүмат биреп уздылар, эшләрдә күзәтелә торган типик хаталарга тукталдылар, аерым биремнәрне уңышлы үтәү буенча методик киңәшләрен җиткерделәр, кайбер биремнәргә карата  укытучыларның сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук семинарда 4 – 8 нче сыйныфларда татар теленнән ел саен үткәрелеп килә торган мониторинг нәтиҗәләре анализланды. Р.Р. Шәмсетдинова тикшерү эшләренең эчтәлегенә тукталса, Р.К.Зиннәтүллин аларның нәтиҗәләренә анализ ясады, республиканың төрле районнарындагы мәктәпләрнең нәтиҗәләрен чагыштырып күрсәтте. Ч.И. Ялалова Татарстан китап нәшриятында БРТ га әзерләнү өчен нәшер ителәчәк ярдәмлекләр белән таныштырып узды.

Эшлекле сөйләшүдә укучыларны бердәм республика тестына әзерләү мөһим эшләрнең берсе  булуына басым ясалды, эш юнәлешләре ачыкланды.