21 января 2016
"Мәдәниятләр диалогы контекстында мәгълүмат кырын гуманлаштыру"

Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты, Татарстан Республикасының матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Журналистлар берлеге 2016 елның 11 февралендә “Мәдәниятләр диалогы контекстында мәгълүмат кырын гуманлаштыру” дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференция эшендә катнашырга чакыра. Чара Казан университетының журналистика факультетына нигез салган һәм аның беренче деканы булган Флорид Әгъзамовның тууына 80 ел тулуга багышлана. Конференция татар һәм рус телләрендә узачак. Аның йомгаклары буенча РИНЦта индексацияләнә торган җыентык бастырып чыгару планлаштырыла.

Конференция барышында түбәндәге секцияләр эшләячәк:

  1. Милли медиасистемаларның үсеше проблемалары.
  2. Цифрлы коммуникацияләр эчтәлегенә гуманизм таләпләре һәм мультимедиа дөньясы чакырулары.
  3. Хәзерге гаммәви мәгълүмат дөньясында гуманитар мәсьәләләр.
  4. Телевидение һәм радио: мәдәни-әхлакый ориентирлар.
  5. Татар телендәге мәгълүмат кыры: хәзерге торышы һәм үсеш перспективалары.
  6. Казан журналистика мәктәбе үсешендә Флорид Әгъзамовның роле.

 

Конференция төгәлләнгәннән соң, 11 февральдә 15.00 сәгатьтә “Тукай клубында”  (Бауман урамы, 19 йорт, 5 кат) Флорид Әгъзамовны искә алу кичәсе узачак.

 

Источник информации: татар журналистика кафедрасы