31 октября 2012
Иҗат мәңге үлемсез

 Габдулла Тукайның әдәби музеенда хәзерге татар мәдәнияте һәм фән эшлеклеләре белән очрашулар уздыру күркәм гадәткә әйләнде. Шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар, композиторлар һәм галимнәр музейда еш кунак булалар, тамашачылар әлеге очрашуларны түземсезлек белән көтеп алалар.     

 26 нчы октябрь көнне музейга килүчеләр фәннәр докторы, профессор, әдәбият галиме, публицист, шагыйрь, язучылар берлеге әгъзасы һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов белән очрашты. Музейда аның «Татар шагыйрьләре» китабын тәкъдир итү кичәсе булып узды. Бу китап татар шигъриятенең Кол Галидән башлап, Рәдиф Гаташкача булган үсешен гәүдәләндерүче иң күренекле вәкилләрен эченә ала.

 Әлеге кичә Нурмөхәммәт Хисамовның китабында урын алган, ләкин, кызганычка каршы, безнең арабызда булмаган шагыйрьләрнең шигырьләрен уку белән башланып китте. Алга таба Н.Хисамовның сүзләренә язылган җырлар да яңгырап үтте. Чарада китапның әдәби портрет геройлары да катнашты, алар үзләренең фикерләре, теләкләре белән уртаклаштылар.

-         Нурмөхәммәт Хисамов искиткеч, кабатланмас, кызыклы шәхес. Һәм аның безгә “Татар шагыйрьләре” дигән китабны бүләк итүе – гаять зур вакыйга. Китабның киләсе томы да һичшиксез булыр дип өметләнәм, - дип үз фикерен белдереп үтте Ринат Харис.

 Китабның тагын бер герое, ТР халык шагыйре Разил Вәлиев тә бик матур сүзләр әйтте: “Шушындый кырыс заманда шагыйрьләр турында китаб чыгарып, аның хакында менә шулай җыелып сөйләшеп утыру бик яхшы күрсәткеч. Нурмөхәммәт аганың төп үзенчәлеге – һәрбер шагыйрьгә аерым бер ачкыч таба белүе. Әлбәттә, бу әлеге китабның бәясен бермә-бер арттыра. Ул бу китаб белән шагыйрьләргә һәйкәл куйды һәм халык белән әдәбият арасында күперне якынайтты.”

-         Мин дә «Татар шагыйрьләре» китабын олуг, дөньяви, мәдәни вакыйга дип саныйм. Ул бик яратылып, хуплап кабул ителде. Без әлеге китабка ышанабыз һәм рәхмәтлебез. Милләт өчен Нурмөхәммәт ага бәхәсез эш эшләде дип саныйбыз, - дип сөйләп үтте ТРның халык шагыйре Рәдиф Гаташ.

 Кичәдә Зиннур Мансуров, Флера Тарханова, Фоат Галимуллин кебек күренекле шәхесләребез дә бар иде. Шулай ук Нурмөхәммәт Хисамовның ике игезеәк уллары Нияз белән Айдар да бүләксез килмәгән булып чыкты. Алар әтиләренең яраткан җырын башкарып үттеләр.

-         Шагыйрьләрнең бөеклеге, даһилеге – шагыйрьлегендә. Минем китабымда урын алган шагыйрьләрнең барысын да курыкмыйча, яратып яздым. Сезгә, дусларым, якыннарым, зыялыларым, килгәнегез өчен бик зур рәхмәт, - дип тәмамалады әлеге мәҗлеснең төп сәбәпчесе Нурмөхәммәт Хисамов.



Источник информации: Гүзәл Асылова Фото: www. visitkazan.com