16 января 2016
КОТЛЫЙБЫЗ!

Институтыбызның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең 4 курс студенты Галиәкбәрова Илсөя бу көннәрдә укудагы уңышлары, фәнни хезмәте өчен Республикабыз Президенты имзалаган махсус дәүләт стипендиясенә лаек булуы турында сөенечле хәбәр алды.

Илсөяне  якыннан белүче һәркем аның гел бишлегә укып баруын, әдәби иҗат эше белән даими шөгыльләнүен, әдәбият фәненә тартылуын белә. Шуңа тыйнак кына хезмәт куеп йөрүче каләмдәшебезнең бу уңышы турында ишетү   һәммәбез өчен зур сөенеч булды. “Әллүки” иҗат берләшмәсенең иң актив иҗатчысы Илсөянең шигырьләре, хикәяләре “Илһам чишмәсе” (2012), “Иделем акчарлагы” (2012) җыентыклары,  “Әллүки” (2014), “Илһам” (2015) китапларында урын алды. Соңгы елларда гына да ул проза өлкәсендә көч сынап, Г.Ахунов исемендәге бүләккә лаек булды, поэзия өлкәсендә “Сәләт”кә нур булган йолдызлар” бәйгесендә даими рәвештә призлы урыннар яулап килде, узган ел С.Сөләйманова исемендәге стипендиягә ия булды.

Гаҗәеп тырышлыгы белән сокландыра ул безне. Мин аның әдәбиятка ихлас якын килеп, фәнни хезмәтләре белән конференцияләрдә даими рәвештә чыгыш ясауларына сокланам. Үзем дә Әмирхан Еники иҗатына мөкиббән кеше буларак, аның бу темага фәнни хезмәт язганын ишетеп белә идем. Җитәкчебез Гайнуллина Гөлфия Расилевна бездән – үзенең шәкертләреннән бу әдип иҗатына аеруча җитди якын килеп эшләвебезне таләп итә: “Еники турында языгыз, аның турында язу сезне һәм рухи, һәм гыйльми яктан үстерер. Әмма аның иҗатына карата әйтелгән сүз саллы, урынлы, нигезле булырга тиеш”, – ди ул. “Фәнни хезмәтем Ә.Еники хикәяләрен өйрәнүгә багышланган иде, – ди Илсөя үзе. – Гомумән, бүлегебездә зыялы, талантлы, фәнгә җитди мөнәсәбәт тәрбияли торган, таләпчән, якты шәхесләр гыйлем бирә. Фәнни җитәкчем Гөлфия апа минем әдәбиятка булган мәхәббәтемне тоеп, әдәбият гыйлеме өлкәсендә төпле киңәшләрен бирде, дөрес юл күрсәтте. Бу уңышка ирешүемдә аның өлеше әйтеп бетергесез”.

Татар әдәбиятына ихлас хезмәт итү юлын сайлаган каләмдәшебез Илсөя Әдәбият елын йомгаклаганда әнә шундый уңышка иреште. Чын күңелдән котлыйбыз сине! Форсаттан файдаланып, безне һәммәбезне милли әдәбиятыбызга, телебезгә хезмәт итәргә өйрәтә торган мөгаллимнәребезгә, мондый шартлар тудыручы институтыбыз һәм бүлегебез җитәкчелегенә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Источник информации: Света Гыйләҗева, I курс магистры