14 января 2016
Тәҗрибә туплыйм дисәң...

Көзнең ачы салкыннарына түзеп,кышка кереп барыш. Шул салкыннар вакытында була торган күңел төшенкелеге өстенә, журнал редакциясенә барып,журналист хәтлек журналистларның автографларын алып кайту мәсьәләсе өстәлде. Шәһәр тормышына әле ияләнеп кенә килүче самими авыл баласы өчен бу ути алмаслык вакыйга кебек тоела иде. Ләкин артка юл юк, кушканны үтәргә кирәк. Гел үз оянда гына ятып булмыһй бит инде. 
Редакциягә бару, гадәттәгечә, соңгы көнгә кадәр сузылып килде. Курку, тәҗрибәсезлек, оялчанлык, тыйнаклык бу эшне эшләргә ирек бирмиләр иде. Ниһаять, әлеге хисләрне җиңеп, редакциягә бару көне билгеләнде. Дүшәмбе көн соңгы параны “тозлап”, дүрт кыз бергә үзебезнең газета-журналларга барырга булдык. Алда янә бер мәсьәлә килеп туа: ничек инде анда үзең генә курыкмый керәсең ди? Бу да бик тиз хәл ителде: икешәр итеп бүленеп йөрергә кирәк, дигән фикергә килдек. Минем барачак редакциям балалар журналы “Сабантуй” иде. 
Тиешле этажга менү белән, кайсы ишеккә шакырга, кая керсәң кире борып чыгармаслар икән, дигән сораулар туды. Озак уйлап тормыйча,каршыбызда ук булган ишеккә шакыдык. Әлеге бүлмәдә журналист, балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова утыра иде. Аның балкып,елмаеп торган нурлы йөзен күрү белән җанга җылылык йөгерде." Безне анда кем көтеп торсын?"- дип уйланып,куркып барганда, шулай каршы алулары минем өчен көтелмәгән уңай күренеш иде. Ул үтенечебезне тыңлады, безнең сорауларыбызга җавап бирергә дә ризалашты. Куңел тагын да җылынып китте. Йолдыз апа, үзе белән генә сөйләшүне аз күреп, безне баш мөхәррир янына чакырды. Күңелгә кереп урнашкан җылылыкны курку хисе баса башлады. Баш мөхәррир Айдар Гыймадиев белән әңгәмә коруны күзалдына да китермәгән килеш әлеге бүлмәгә юнәлдек. Бүлмәгә аяк атлап керү белән үк, ул безне “Кызлар-журналистлар килгән”-дип, ягымлы тавышы белән каршы алды. Кунелдәге җылылык куркуны җиңә башлады. Артык тыйнак булудан оялып кына башланган әңгәмә алга таба җанланды һәм әлеге рухта тәмамланды. 
Айдар Гыймадиев- үз журналының үткәнен белеп, бүгенгесен кайгыртып, киләчәге өчен җан атып яшәүче баш мөхәррир. Аның журнал турында хисләнеп, аны яратып сөйләве һәм киләчәктә әле журналның тагын да яңа үрләргә күтәреләчәгенә эчкерсез ышануы - моңа ачык мисал. 
Редакциягә барып кайтканнан соң, татар газета-журналларының мондый баш мөхәррирләре, журналистлары булганда, татар вакытлы матбугаты әле яшәвен, үсүен дәвам итәчәк дигән уңай фикер туды.

Источник информации: Айзиля Ситдикова