29 декабря 2015
Дөрес һөнәр сайладыңмы?

Быел дөньяда 110 журналист һәлак булган.

2015 елда дөньяда 110 журналист һәлак булган. Бу хакта "Репортеры без границ" халыкара оешма докладында искә алына.

Журналистларның 67се үз эшләрен башкарган вакытта һәлак булган. Ә 43 каләм әһеленең үлем сәбәбе ачыкланмаган. Әлеге оешма мәгълүматларына караганда, 2005 елдан бирле 787 журналист һәлак булган. Узган ел һәлак булучылар саны 66 булган.

Журналистлар өчен иң куркыныч илләр рәтендә Сүрия һәм Гыйрак атала. Аларда быел үз эшләрен башкарган вакытта 9ар журналист һәлак булган. Моннан тыш Гыйракта һәлак булган – ике, Сүриядә – бер журналистның үлем сәбәбе ачыкланмаган.

Источник информации: Рәзим Сабиров