27 декабря 2015
Дуслык җепләре ныгый...

Казан Федераль Университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Казахстанның Астана шәһәрендәге Н.Г.Гумилёв исемендәге Евразиянең милли университеты арасында дуслык, элемтә инде байтактан килә.

Татар әдәбияты кафедрасы, мәсәлән, инде менә ике ел рәттән алар белән берлектә “Шәрек һәм гареб мәдәнияте контекстында төрки халыклар әдәбияты һәм сәнгате” исеме астында халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрде. Әлеге мөнәсәбәтләрнең дәлиле булып, 25нче декабрь көнне Л.Н.Гумилёв исемендәге Евразиянең милли университеты галимнәре - филология фәннәре докторы, профессор Жакупов Жантас Алтабай огълы һәм, шулай ук, филология фәннәре докторы, Казах әдәбияты кафедрасы профессоры Аймухамбет Жанат Аскербек кызы белән булган очрашу да тора. Әлеге очрашудан студентлар бик кызыклы һәм яңа мәгълуматлар алдылар. Беренче булып, Жанат Аскербек кызы үтә дә кызыклы чыгыш ясады: төрки мифология, кытай мифологиясе чыганаклары, мифология нигезләре белән таныштырды, күп кенә сорауларга ачыклык кертте. Шунысы  да кызыклы: татар халкы Шүрәлене урманда яшәүче мифологик зат итеп күзалларга өйрәнгән. Ә Казах халкында ул далада яшәүче мифологик зат   икән.  

Лекциянең икенче өлешендә Жакупов Жантас Алтабай огълы игътибар үзәгендә булды. Ул Казах теленең синтаксисын тирәнтен өйрәнүче, текстны лингвистик микроскоп аша үткәрүче галим икән. Жантас Алтабай огълы фикеренчә, кешенең синтаксик сөйләме өч төрле фикерләү дәрәҗәсенә бүленә. Ягъни, кунагыбызның төп фикере җөмлә төшенчәсенә тулы, дөрес билгеләмә бирү белән бәйле булды.  

Әлеге лекцияләрне тыңлаганнан соң, студентлар үзләре өчен белем диңгезенең чиксез, ачылып бетмәгән кырларының гаять күп икәнлегенә кабат инандылар һәм кунакларга алда дусара мөнәсәбәтләрне саклап, сорауларга бергәләп җавап эзләячәкләренә ышандырдылар.