28 декабря 2015
Студент серләре

Без, татар филологлары булсак та, рус шагыйрьләрен дә бик хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Ләкин ни өчендер күбрәк танылган, мәктәп дәреслекләрендә, институт программасында бирелгән, “ВКонтакте” сайтында шәхси паблигы булган шагыйрьләргә игътибар итәбез. Ә бит безнең яныбызда рус телендә иҗат итүче яшьтәшләребез юк түгел. Һәм аларның берсе безнең белән очрашуга килде.
Ах, килә алмыйча калган кызлар, сездә көнләшү хисе тудырачагымны белсәм дә, әйтми уза алмыйм: бу яшь шагыйрь – егет кеше иде. Өстәвенә ул портретлар ясаучы рәссам, гитарада уйнаучы музыкант (хәзер инде кызларның көнләшүе ике тапкыр арткандыр), футболга йөрүче спортсмен иң мөһиме -шигырьләр иҗат итүче Николай иде.
Нәрсә генә эшләмәдек без бу очрашуда! Николайның шигырьләрен тыңлаганнан соң, кызлар үзләренең рус телендәге шигырьләрен укып үттеләр. Әйе, менә шундый үзенчәлекле шигъри батл да оештырып алдык. Тәмлюшкәләр белән чәй эчә-эчә кунагыбызның үзе язган җырларын (әйтергә кирәк, сүзләрен дә, көен дә үзе язган җырларын) тыңлаганнан соң... аңа кушылып та җырладык әле. Бер тыңлаудан җырның ритмын, көен, тәмен, сүзен отып ала торган молодец кызлар укый шул бездә:)
Бу чәршәмбене шулай файдалы, матур иттереп үткәрдек тә куйдык. 

Источник информации: Сәлахова Алсу