25 декабря 2015
"Гыйлем" – фикердәшләр очрашу урыны

23нче декабрь көнне Казан Федераль университетының Л. Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында “Гыйлем” белем бирү проектының тантаналы очрашуы узды.  Максатлар:  үтеп баручы елда башкарган эшләргә йомгак ясау, “гыйлем”дәшләргә рәхмәтләрне белдерү һәм киләчәккә планнар кору.

Беренче итеп сүзне проектның башкарма директоры Азат Рафаис улы Миргаязов башлады. Ул яшьләрне мөхәррият белән якыннанрак таныштырды: Айдар Рәсим улы Шәйхин - “Гыйлем”не тудырган һәм аны һәрдаим алга сөрүче баш мөхәррир, Ренат Рафаис улы Миргаязов - “идеяләр генераторы”, акыллы киңәшләре белән проектны "тукландырып" торучы алыштыргысыз өлеше, Данил Рәфыйк улы Әхмәтшин – “Гыйлем” сайты һәм  “Facebook”, “Вконтакте” социаль челтәрләрендәге “Гыйлем” төркемнәренең дизайнеры. Ләйлә Исламова – мәкаләләрне тикшерүче, Гүзәл Шәвәлиева – иртәнге рубриканы алып баручы мөхәррирләр.  

Айдар Шәйхин үзенең чыгышында “Гыйлем” проекты үсешенең хакыйкый мәгълүматларын китерде. Бүгенге көндә алар түбәндәгеләр:

Шулай ук шактый кыска вакыт эчендә проектның партнёрлары пәйда булды. Алар арасында иң мәшһүрләре – ул Казан Федераль университетының Л. Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, “ABBYY Language Services” проекты, “Ялкын” татар яшьләре журналы, “Шәһри Казан” республика газетасы, “Мәгариф” ижтимагый-педагогик һәм фәнни-әдәби гомумтатар журналы, “Аzatlık” радиосы, “Universmotri” студентлар телевизион каналы, “Сабыйлар” балалар үзәге һ.б

Бурычларга килгәндә, иң төп нәрсә – әлеге проект аша максималь күбрәк өлкәдә төрле яшьтәге һәм төрле катлам вәкилләренә татарча гыйлем тарату, татар телен саклап калу, аны актуальләштерү, башка культураларга таныту. Димәк, иң беренче чиратта, мөһим әйберләр булып контент һәм контентның сыйфаты тора.

Айдар Шәйхин әйтүенчә: “Безнең алда бик җаваплы эш. Без татарчада булмаганны тудырабыз һәм без ничек тудырабыз – бу шулай китәчәк. Шуңа күрә без һәр адымыбызны үлчәп, вак кына тоелган эшкә дә профессиональ яктан килеп, җиренә җиткереп бердәмлектә эшләргә тиешбез.”

Очрашуның тагын бер күркәм мизгеле – ул да булса, яшьләргә ТР Вуз ректорлары советы каршындагы Күп мәдәниятле мәгарифне үстерү буенча вузара координация советы “Гыйлем” белем бирү проекты совет рәисе Рәдиф Рифкатович Җамалетдинов һәм проектның баш мөхәррире Айдар Шәйхин имзалары куелган Рәхмәт хатлары тапшырылды. “Гыйлем”гә зур ярдәм күрсәткән: Әлфия Шәүкәт кызы Йосыпова, Тәбрис Мөдәррис улы Яруллин, Рашат Нух улы Якупов, Равил Фәрит улы Фәхруллин, Әнис Фоат улы Галимҗанов, Илзам Әгъзәм улы Хаҗиев, Алсу Гыйльметдинова, Гүзәлия Гыйниятуллина, «Ялкын» журналы мөхәррияте, «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат» коллективын да Рәхмәт хатлары көтә.

Шулай ук, “Вконтакте”дагы “Гыйлем | татарча фән-фәһем” төркеменә 1000нче кеше теркәлү уңаеннан оештырылган «Гыйлем һәм мин» фотоконкурсның җиңүчеләре: Гөлнур Фәхруллина, Элвира Гаязова, Сәрбиназ Шәйхулова, Алсу Җамалиева - игълан ителде. Алар милли көндәлекләр белән бүләкләнделәр.

Ахырдан барлык фикердәшләр дә тәмле чәй вә татлы кәһвә белән “Түбәтәй” милли ризыкларыннан авыз итеп, милләт хакына бергә эшләүне дәвам итү нияте белән киләсе очрашуларга кадәр таралыштылар. Әмма бу һич тә бер-береңнән ераклашу дигән сүз түгел, чөнки Аллаһның кодрәте белән аларны хәзер бер зур максат һәм бер эш берләштерәчәк, һәрдаим бергә туплап торачак.

Источник информации: Алия Мәссарова, КФУ ИФМК Татар филологиясе бүлеге II курс студенты