22 декабря 2015
Чок гүзәл җәй

Татарстан һәм Төркия һәрвакыт җылы мөнәсәбәтләрдә иде. Кардәш халыклар булуыбыз күп кенә өлкәләрдә хезмәттәшлеккә юл ачты. Мәгариф өлкәсендә дә. Безнең студентлар Төркия уку йортларында белем алды, аларның студентлары - бездә. Шулкадәр күнегелгән процесс иде бу. Быелгы җәй дә чыгарма түгел. Татарстан-Төркия мөфтиятләре килешүе буенча республикабыздан бер төркем яшьләр җәйге ялларын белем эстәп уздырган икән. Студентларыбыз үз тәэсирләре белән уртаклаша.

Стамбул аэропорты. Иртәнге сәгать җиде. Очы күренмәгән коридор буйлап, паспорт тикшерү пунктына таба салмак кына атлыйсың. Кулыңдагы тәгәрмәчле чемодан да авырлыгын сиздерә башлый. Ә, кире кайтканда исә, ул, тагын да зураеп, соңгы чиккә кадәр шыплап тутырылган булачак.

Төркиянең тынчу-эссе һавасы инде бина эчендә үк сизелеп тора. Казанда рейсны көткән чакта тәнгә чыккан каз тиресен, бөтен күзәнәкләрне кымырдата торган кичке салкынны ирексездән сагынып куясың. Ә күңелдә билгесезлек хөкем сөрә... Югыйсә, җәйге ялларның соңгы аена кереп барабыз. Монда нәкъ менә бер ай торасы, үкенмәмме?

Аэропорт ишеген артта калдырып, урамга чыгасың. Ә монда тормыш казанының кап уртасы, диярсең. Бер-бер артлы Нью-Йорк урамнары сурәтләнгән фильмнар күз алдыннан үтә. Бер өем сары такси машиналары, йөзләр галереясы, аларның һәрберсе сиңа әле тупас тоелган чит телдә нәрсәдер сөйли, шуңа кояшта каралып беткән малайларның сузып-сузып “Сууыык суу! Сууык суу!” дип кычкырып йөрүләре килеп кушыла.

Һәм менә ул, татар күңеленә һәрвакыт якын булган Стамбул! Үзенчәлекле урыны, бай тарихы, күренекле җирләре, арзан киемнәре белән генә җәлеп итми ул үзенә. Болар өчен генә килгән, матур урыннарда фотога төшеп, пляжда кызынып ятучы туристлардан “гадәти шәһәр инде” кебек сүзләр һәм төрекләрне сүгеп алудан башка нәрсә ишетмисең.

Ә безнең максат исә изгеләрдән: Казаннан бер төркем кыз һәм егетләр, җыелып, белем алырга килдек. Татарстан һәм Төркия мөфтияте арасында мондый килешүләр беренче ел гына төзелми. Ләкин соңгы вакыйгаларны күздә тотып, бүтән андый форсат булмавы да табигый.

Төркиядә “Кыз Коръән курслары”, “Эркәк Коръән курслары” дип аталган уку йортлары бар. Алар мәктәптән тыш аерым белем бирү урыннары булып тора. Монда шәкертләр укыйлар да, яшиләр дә. Без исә, чит илдән килеп, Төркия югары уку йортларына керергә теләүчеләр өчен әзерлек курсларына килеп эләктек.

Африка, Монголия, Үзбәкстан, Кыргызстан, Албания, Индонезия һәм тагын әллә кайлардан килгән төрле милләт вәкилләре укый монда. Аларның күбесе, имтиханнарын тапшырып, нәтиҗәләрен генә көтеп торалар.

Милләт, тел, киенү әдәбе һәркайсының үзгә булса да, кыйблабыз бер. Афроамериканка белән татар кызының бер сафка басып намаз укуы үзе ни тора. Без кайда да, алар кайда яши, диярсең. Ләкин диннең асылы да берләштерүдән гыйбарәт бит.

Ә азан монда аерым көчкә ия. Хәтта иртәнге намазга да беренче тәкъбир белән сикереп торасың. Азан беткәнче, тәһарәт алып, намазлыкка килеп басарга өлгерәсең. Азан тавышы бөтен шәһәрне үзенә буйсындыра сыман. Иң мөһим саналган эшеңне дә бер читкә ташлап торасың.

Мондагы мохит ахирәтне дә, дөньялыкны да алып барырга ярдәм итә. Нәкъ менә шул ягы белән тансык та инде татар-мөселман  кешесенә Стамбул. Шәһәрнең кайсы гына урынына барма, мәчет синнән беркайчан да биш минуттан да ераграк булмый. Парк, ял итү кебек урыннарда да тәһарәт, намаз өчен барлык шартлар да каралган. Ирексездән төрекләрдән көнләшү, ак көнләшү хисе туа.

Юк, үкенерлек булмады бу җәйләр. Хәтердә яңартып, искә алырлык матур мизгелләргә бай булды ул.

Источник информации: Мәрьям Насыйрова