24 декабря 2015
"Театр яктылыкка, нурга илтә"

“Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар, бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр”, – дип әйткән Ризаэтдин Фәхретдин. Әдәбият елын йомгаклап, без дә, Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең 10.2. – 202 төркем студентлары, Казан шәһәре Яңа Савин районының “Татар телендә белем бирүче 155нче гимназиясе”ндә педагогик практика үтү вакытында мәктәп укучылары белән “Театр яктылыкка, нурга илтә” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырдык. Укучылар белән бергәләп без чын мәгънәсендә театр дөньясына кереп чумдык,  балаларны сүз сәнгате аша тәрбияләп, аларның дөньяга карашларын киңәйтергә тырыштык, театр күренешләре аша үгет-нәсыйхәт орлыкларын күңелләренә чәчәргә омтылдык. Театр тормышы, мәшһүр язучы, драматургларыбыз иҗатына багышланган китап күргәзмәсе әлеге кичәнең бизәге булды. Укучылар элеккеге афишаларны, театр тарихы турындагы материалларны,  “Сәйяр”  труппасы вәкилләренең фотоларын кызыксынып тамаша кылдылар.

Кичә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Театр” шигыре белән башланып китте. Шигырьне практикант яшь мөгаллимнәр Шәехова Алинә һәм Маннанова Альбина әзерләгән 6 “В” сыйныфы укучылары Фәхретдинов Камил, Гайнуллина Динара һәм студентлар Исмәгыйлева Ләйсән белән Галиәкбәрова Илсөя сөйләде. Шул сыйныф укучысы Динар Хуҗиев Габдулла Кариев образын гаҗәеп ышандырырлык итеп уйнады.

Кичәдә шигъри мизгелләр театр күренешләре белән үрелеп барды. Гомумән, һәммәбез ХХ йөз башының мәдәни мохите белән хозурландык.

Г. Камалның “Беренче театр” әсәреннән өзекне төркемдәшебез Исмәгыйлева Ләйсән үзе укыткан 7”А” сыйныфы укучылары Гөлнара Галәветдинова һәм Нияз Хәйретдиновлар белән әзерләгән. “Сәйяр” труппасының алыштыргысыз әгъзасы зыялы, тыйнак беренче татар  хатын-кыз актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская образын укучыларга практикант укытучы Вәлиуллина Ләйсән эчке бер моң белән ача алды. Талантлы актрисабызга багышлап язылган Габдулла Тукайның “Ике кояш” шигырен 6”А” сыйныфы укучысы Динар Хөснетдинов сәнгатьле итеп башкарды. Бу сыйныфта төркемдәшләребез Хәйретдинова Айгөл, Фарзеева Алсу һәм Шәрибҗанова Энҗе әдәбият укыттылар. Вәлиуллина Ләйсән һәм Илсөя Галиәкбәрова Г.Камалның “Банкрот” әсәреннән өзек тәкъдим иттеләр. Хәйретдинова Айгөл татар халык җыры “Чишмә башы” н башкарып, безне моң дәрьясына алып кереп китте.

Шул рәвешле, яшь мөгаллимнәр үзләре укыткан укучылары белән берлектә  ХХ йөз башы мәдәни мохитенең бер сәхифәсен тәкъдир итте. Әлеге кичәне оештыруда безгә төпле киңәшләрен биргән гимназия режиссеры Төхвәтуллова Хәлимә Хәкимовнага, методистыбыз Гайнуллина Гөлфия Расилевнага, оештыру эшләрендә ярдәм иткән җитәкче укытучыларыбыз – Нәҗипова Гөлнара Сабирҗановна,  Хәсәнҗанова Мәдинә Хәйдәровна, Хәйруллина Алсу Гәрәевна, Шакирова Раушания Галәветдиновнага һәм, әлбәттә, безнең яраткан укучыларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Источник информации: И.Галиәкбәрова, 10.2. – 202 төркем студенты