22 декабря 2015
Этнографик музейда кунакта

Татар журналистикасы кафедрасының 2 курс студентлары “Мәдәният һәм татар зыялылары” фәне кысаларында  Казан федераль университетының этнографик музеена экскурсиягә барды.

Әлеге музей Рәсәйкүләм билгеле. Ул 1815 елда оешкан. Музейдагы коллекция җир шарының төрле төбәкләрендә тормыш итүче халык көнкүрешен тасвирлый. Студентлар XVII-XVIII гасырда  кулланылган экспонатлар белән танышты.    

Перудан кайтарылган кыз бала мумиясе студентлар өчен иң истә калган экспонат булгандыр.  Шулай ук татар халкы көнкүреше турындагы бүлек тә яшь журналистларда кызыксыну уятты.

“Безнең университетта мондый зур музей бардыр дип һич тә уйламаган идем! Экскурсиядән соң тизрәк әти-әниемә шалтыраттым. Алар Казанга килергә ниятләгән иде. Һичшиксез, бу музейга керергә киңәш иттем!” -  дип уртаклашты Пермь өлкәсеннән килеп укучы 2 курс студенты Алинә Әхмәдишина.

Экскурсоводка өстәмә сораулар да биреп булды. Студентлар мөмкинлекне кулдан ычкындырмады. 

Источник информации: Әдилә Галимова