15 декабря 2015
КФУ кабат Вьетнамдагы халыкара күргәзмәдә

14 нче декабрьдә Вьетнамның Ханой шәһәре «Expo Russia – Vietnam 2016» сәнәгать күргәзмәсе һәм Вьетнам-Россия бизнес-форумы кунакларын кабул итте.

КФУ делегациясе дә әлеге зур чарага үз өлешен кертте. Тышкы элемтәләр департаментның чит ит укучыларын җәлеп итү һәм туплау бүлеге җитәкчесе Чулпан Газиева һәм Вьетнамнан килгән студент Тхи Хуанг Лиен күргәзмә эшчәнлегендә катнашты. Күргәзмә Россия Федерациясенең Вьетнамдагы илчесе Константин Внуков һәм Вьетнам Сәүдә-сәнәгать палатасының вице-президенты Хуанг Куанг Фонг әфәнде тарафыннан рәсми рәвештә ачык дип белдерелде.

Күргәзмәдән кала, форум кысаларында Вьетнамның Транспорт, Сәүдә һәм сәнәгать, Мәгариф, Авыл хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре катнашында төрле түгәрәк өстәлләр уздырылды.

Беренче көндә үк КФУ стенды белән якынча 50 потенциаль абитуриент танышырга өлгерде. «Вьетнам тавышы» радиосы һәм VTV каналы кебек гаммәви матбугат чаралары да, уку йортыбых белән кызыксынып, сюжет төшергән икән.

Күргәзмәдәге эш 16 нчы декабрьдә тәмамланачак.

Источник информации: Чулпан Газиева, КФУның Тышкы элемтәләр департаменты