16 декабря 2015
Познер: "Журналистикага – күңел халәте"

Казанда танылган журналист Владимир Познерның иҗат кичәсе үтте. Чара бүгенге көннең актуаль проблемаларына кагылышлы монолог белән башланып китте. Алар арсында террорчылык, түземлелек,миграция, бүгенге журналистика һәм патриотизм темалары яңгырады. Шул очрашуны искә төшереп алыйк әле.

Һәрбер җиткергән фикерен журналист шәхси тормышындагы мисаллар белән бәйләп барды. Аның сәяхәтләре, Франция һәм АКШта яшәү, медиа өлкәсендәге кешеләр белән аралашу тәҗрибәсе бай һәм киң. Познер фикеренчә, бүген объектив мәгълүмат алу кыенлаша. Бу вакыйгаларның төрле илләрдә төрлечә күрсәтелүенә бәйле ди. «Мин үзем Россия яңалыкларын караган кебек үк, чит илнекен дә карап барам. Моның өчен күп вакыт һәм зур теләк кирәк», – ди журналист.

Кичәнең икенче бүлеге тамашачылар белән әңгәмә рәвешендә үтте. Сораулар даирәсе киң иде: рэп темасыннан алып, сүз ирегенә кагылганга кадәр мәсьәләләр күтәрелде. Микрофон тотып сорау бирүчеләр арасында КФУ студентлары да байтак иде. «Безнең илдә дәүләттән башка яшәүче, ирекле каналлар юктыр ул», – дип белдерде Познер. Россиянең киләчәге турында да юмор белән җавап бирде: «Бәллүр шарым бар иде. Ул һәрвакыт ни буласын күрсәтеп бирә иде. Менә, сәяхәтләрем күп булу сәбәпле, мин аны югалттым әле. Шуннан бирле илебезнең киләчәге турында берни дә әйтә алмыйм», – дип көлдерде Владимир Познер.

Мәгариф өлкәсенә килгәндә, журналистика мэтры БДИга тискәре карашын белдерде. Тамга сугып, дөрес җавап эзләп утыру – балаларның фикерләү сәләтен киметә, дип белдерде ул. Шулай ук журналистика факультетында укуның да кирәген тапмады: «Журналистлыкка укып булмый, журналистика – күңел халәте, яшәү рәвеше», –диде.

Кичә барышында Татарстан сәясәтчеләренә кагылышлы сорау да яңгырады. Аерып әйткәндә, беренче президент Минтимер Шәрипич Шәймиевка карата мөнәсәбәтен сорады тамашачылар. «Шәймиев – искиткеч кеше. Мин аны хөрмәт итәм. Бер сәясәтче дә урыныннан үзе китми, ә ул китте. Бу аның зирәклелеге турында сөйли», – диде ул.

Профессиясенә, сәясәткә, илнең киләчәгенә кагылышлы сораулардан тыш, шәхси тормышына, эчке дөньясына бәйле сораулар да бирүчеләр табылды. Сезнең өчен бәхет нидә дигән сорауга, Познер «үз-үзеңне яраткан эшеңдә, балаларыңда һәм якын кешеңдә табу», – дип җавап бирде.

Кичә ахырында танылган журналист оештыручылардан бүләк итеп үз сурәтен кабул итте. Чарадан соң, теләүчеләр Познер белән фотога төшеп, аның автографын алу мөмкинлегенә ия булдылар.

Фикерләргә өйрәтүче сәләтле ораторлар безнең калада ешрак булсыннар иде. Әлеге иҗат кичәсеннән киләчәккә якты планнар корып, дәртләнеп, көч алып кайтып китүче журналистлар күп булгандыр.

Источник информации: Әлмира Әгъзамова