09 декабря 2015
КФУ сайтының инглиз телле версиясе иң яхшылар рәтендә!

Россиянең халыкара эшләр буенча советы илебез университетларының интернет-ресурсларын, аларның инглиз телле версиясен бәяләгән. Бу — гади генә бәя түгел, ул РФ югары уку йортларының интернационализация барышында интернетның ролен тикшерүгә юнәлгән. Казан (Идел буе) федераль университеты бу рейтингта 5 нче урынны алган.

Илебезнең күп кенә университетлары техник яктан алга киткән сайтлар белән гаҗәпләндерә ала, ләкин сайтларның эчтәлеген тулыландыру һәрвакыт югары дәрәҗәдә түгел. Әйтергә кирәк, инглиз теле халыкара мәйданга чыгу өчен ачкыч ролен үти. Инглиз телле контент белән идарә итү — вуз интернет-ресурсларын булдыруда һәм аны алып баруда төп мәсьәлә.
Сайтларның инглиз телле контентларын бәяләү өчен Россиянең Халыкара эшләр буенча советында 108 сорау-параметрдан торган система эшләнгән. Алар мәгънәви 16 блокка берләштерелгән. Һәр блок сайтның төрле функциясен тикшерүгә йөз тота: интернет-ресурста университетка укырга керү, уку программалары, фәнни тикшеренүләр, китапханә, эшкә урнашу мөмкинлекләре турында мәгълүмат һ.б. булу.
Бу тикшеренү өчен РФнең 45 уку йорты сайты сайлап алынган. Анализ 11 чит ил университеты (Франция, Алмания, КХР, Сингапур, Көньяк Корея һ.б.) белән чагыштыруда үткәрелгән. Мөһим фактор: әлеге университетларда инглиз теле төп укыту теле түгел.


Табылган мәгълүмат «Югары уку йортларының электрон интернационализациясе индексы» рәвешендә бирелә.


Беренче унлыкта Мәскәү вузлары белән беррәттән, Санкт-Петербург, Казан, Томск, Екатеринбург һәм Түбән Новгород университетлары үз урыннарын алган. Казан федераль университеты исә 5 нче урында.
Шуны әйтергә кирәк: университетыбызның әлеге уңышы — дәвамлы эш нәтиҗәсе. Әлеге эшнең төп максаты чит илдәге максатлы аудитория белән тиешле коммуникация булдырудан гыйбарәт.