10 декабря 2015
КФУ - "ЭКОлидер" җиңүчесе

2015 нче елда КФУ «ЭКОлидер» бәйгесендә "Экологическое образование в организациях высшего образования" номинациясендә беренчелек яулады.

Әлеге бәйге Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурлар министрлыгы тарафыннан оештырыла һәм ел саен уздырыла. Бәйгенең төп максаты - әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсир күләмен киметү.

Бәйгегә 1000 артык эш җибәрелгән булган. Бу җәмгыятьнең табигатькә карата битараф булмавын тагын бер кат дәлилли. 

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты премиягә ия булды. Чөнки әлеге институт Россиянең Идел буе регионында экология мәсьәләре буенча белем бирүче иң төп уку йортларының берсе. 

Источник информации: Darelfөnүn газетасы