12 октября 2012
Татар журналистикасы студентларын багышладылар

11 нче октябрьдә Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты татар бүлеге беренче курс студентларын багышладылар.

  Традициягә әйләнгән чарада  һәр елны Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты деканы, профессор Васил Гарифуллин,  факультетының өлкән укытучысы Илһам Фәттахов, доцент  Резидә Зәйни, филология фәннәре кандидаты Ләйлә Сабирова  катнашты.  Үзләренең чыгышларында студентлар укытучыларга пародияләр күрсәтте, һәр курс махсус чыгыш ясады, укытучылардан яңа уку елына теләкләр әйтелде.  Беренче курс студентларына махсус ант әйттереп, “тәмле” су эчереп, төрле кызык уеннар оештырылды. Анда әйтелгәнчә “Татарстан яшьләре” газеты белән өчпочмак төрмәскә, “параларны тозламаска”, “атна ахырында укуны калдырып авылга кайтып китмәскә” кебек сүзләр яңгырады.



Источник информации: Ландыш Вәлиева