03 декабря 2015
Ерактан килгән кунак

Бөтен дөньяда сибелеп яшәгән татар халкы вәкилләре үзләренең Казандагы сәфәрләре вакытында безнең  Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына  килүләре матур бер гадәткә әйләнде. Бу юлы бездә кунакта Гөлсинә ханым Үлмәсколова булды. Гөлсинә Хәйдәр кызы Кыргыз Республикасының башкаласы Бишкек шәһәрендә яши. Анда эшләп килүче «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе. Бу үзәк Кыргыз Республикасында яшәүче милләттәшләребезне берләштерүдә, телебез, мәдәниятебез, гореф гадәтләребезне саклауда, таратуда һәм үстерүдә зур эш башкара.  Ел саен Сабан туе, төрле иҗат кичәләре, туган тел бәйрәмнәре үткәрә, күренекле шәхесләр белән очрашулар оештыра.

Гөлсинә ханым институтның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге, андагы белем бирү юнәлешләре белән кызыксынды. Кыргыз Республикасында яшәүче татарларның туган телләрен өйрәнергә теләкләре һәм ихтияҗлары булуы турында сөйләде. Киләчәктә Бишкектә Каюм Насыйри институтының үзәген булдыру турында хыяллануын белгертте.  Әгәр  Каюм Насыйри институты үзәге Бишкек шәһәрендә ачылса, анда яшәүче 13 мең татар өчен бу зур бәхет булачак, диде.

Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов, кунакка, чит җирләрдә туган телебезне саклау һәм яшь буынга өйрәтү өлкәсендә алып барган эшләре өчен рәхмәт әйтеп, киләчәктә институт галимнәренең Кыргыз Республикасындагы хезмәттәшләре белән уртак проектлар эшләргә теләкләре булуын ассызыклады һәм кунакны  3 декабрь көнне филология һәм мәдәниятара багланышлар институты  «Мизгел» театрының    «Соң иде шул... » спектаклен карарга чакырды

Источник информации: Гөлназ Мөдәрисова