02 декабря 2015
М.Шәймиев бездә кунакта

КФУның Галимнәр советында Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиевкә «Казан федераль университетының мактаулы докторы» исеме бирелде. Нәкъ менә беренче президент инициативасы һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә, уку йорты федераль университет исемен алуга иреште. Моннан тыш, Минтимер Шәймиев – Казан һәм Алабуганың мең еллыгын уздыруга, «Бөек Идел юлы» программасын һәм «Борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утравы» комплексын булдыруга зур өлеш керткән шәхес.

Источник информации: "Darelfөnүn" газетасы