02 декабря 2015
Җәйге практикага йомгак ясалды

Кышның беренче көнендә татар журналистикасы кафедрасы студентларының җәйге практика эшенә йомгак ясалды. Чара, узган елдан аермалы буларак, түгәрәк өстәл формасында үтте. Студентларны практика эшенә җаваплы карарга чакырдылар. “Уку студентның бер канаты булса, практика икенче канаты, - дип белдерде “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров. – Бишкә генә укысаң да, журналист һөнәренең асылына төшенмәсәң, бу өлкәдә уңышка ирешә алмыйсың,” – диде ул. 
Җыелышта мөгаллимнәрдән тыш, татар журналистиканы бетереп чыккан кичәге студентлар да чыгыш ясады. Линар Закиров белән Фәнзилә Мөстафина шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм бүгенге шәкертләргә киңәшләр бирделәр.
Чараны йомгаклап, кафедра җитәкчесе Васыйл абый Гарифуллин тарафыннан җәйге практикаларын уңышлы үткән студентларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Источник информации: Мәрьям Насыйрова