01 декабря 2015
Тиздән өй туе

Ноябрь азагында КФУ ректоры Илшат Гафуров Пушкин урамында урнашкан тулай торакны карап чыкты. Университет карамагында булган әлеге тулай торакта быел төзекләндерү эшләре башкарылды. Якын арада КФУның Яр Чаллыдагы тулай торагы да төзекләндереләчәк. Ректор белән бергә килгән студентлар да башкарылган эшләрдән бик канәгать: «Бүлмә диварларының төрле төскә буялуы, ә тәрәзәләрдә жалюзи урынына челтәрләр булу тулай торакны тагын да ямьләндерә», – дип белдерде Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Гөлия Сабирова.

Источник информации: "Дарелфөнүн" газетасы