25 ноябрь көнне КФУда «Державинские чтения» XI Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе узды.
Әлеге конференциянең КФУда уздырылуы очраклы түгел: Державин Россиядә беренче Юстиция министры булган, ә казан юридик мәктәбе – иң беренче һәм иң көчле мәктәпләрнең берсе санала. «Быел Казан университеты үзенең 211 еллык туган көнен бәйрәм итте, юридик факультетка да 211 яшь», - дип ассызыклады Илшат Гафуров.
Катнашучылар әйтүенчә, конференция юридик белемнәрне баету өлкәсе өчен бик мөһим бер чара булып торган.