28 ноября 2015
Тәнкыйтьче булу өчен тирән белем кирәк...

“Тәнкыйтьче булу өчен тирән белем кирәк...” Әлеге фикер Г.Камал исенмендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов чыгышында үзәктә торды.

27 ноябрьдә Г.Тукай ис. Татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегенең татар әдәбияты кафедрасы каршында эшләп килүче “Сәхнә+ – Яшь тәнкыйтьчеләр мәктәбе”нең чираттагы утырышы булды. Әлеге мәктәпкә йөрүче студентлар һәм магистрлар янына кунакка  “Сәхнә” журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр һәм Г.Камал исенмендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире, танылган театр белгече  Нияз Игъламов килгән иде. Очрашуда бүлек укытучылары проф. Ф.С.Сәйфуллина, доц. М.М.Хәбетдинова, доц. Х.Х.Кузьмина катнашты. Җитәкчебез Ә.М.Закирҗанов, кунаклар белән таныштырганнан соң, әдәби тәнкыйть өлкәсендә эшләүчегә куелган таләпләр турында сөйләде.  Ә инде Нияз Игъламов студентларны һәм магистрларны үзенең тирән белеме, татар театры белән бергә, рус һәм Европа театрлары турында бай мәгълүматлы булуы белән сокландырды. Әлеге гаҗәеп кызыклы шәхеснең театр тәнкыйте турындагы һәрбер сүзен без йотлыгып тыңладык. Очрашу сорауларга җавап бирү һәм фикер алышу белән тәмамланды. 

Источник информации: Светлана Гыйләҗева, 1 курс магистры