24 ноября 2015
ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ҺӘМ ЖУРНАЛИСТИКА

     КФУда күренекле 20 нче йөз башы язучысы, драматург Гаяз Исхакыйның журналист-публицистик мирасын барладылар. 
     Гаяз Исхакый истәлегенә багышланган “Төрки телле мәгълүмати мәйданда татар журналистикасының роле һәм урыны” фәнни-гамәли конференциясен оештыручылар булып КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты һәм “Татмедиа” Акционерлык җәмгыяте торды. Конференциянең пленар утырышы Язучыларның Тукай клубында ачылса,  “Татар журналистикасы тарихын өйрәнү проблемалары” һәм “Татар басма матбугаты: хәзерге проблемалар, үсеш перспективалары” секцияләре үз эшләрен институт диварларында дәвам итте. 
     “Конференция үткәрүнең бер сәбәбе – Гаяз Исхакыйның Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан әзерләнгән 15 томлыгы”, - диде татар журналистикасы кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин. 
     Әлеге китапларда әдипнең публицистикасына да урын түрдән. Революциягә кадәрле матбугат битләрендә дөнья күргән язмалардан тыш, эмиграция чоры публицистикасы да яктыртылган. Гаяз Исхакый гомеренең соңгы көннәрен объектив сәбәпләр аркасында үз иленнән еракта үткәрә. Иленнән аерылган – җиреннән аерылган, җиреннән аерылган – җименнән аерылган дисәләр дә, бу сүзләр Гаяз Исхакый турында түгел. Читтә яшәп тә, ул милләтенең якты киләчәгенә өмет итә, аны бердәмләштерү юлларын эзли. 
“1928-1936 елда Берлинда чыккан “Яңа милли юл” журналын алыйк. 136 сан! Монда татар тормышы, аның энциклопедиясе,” – ди аның эзләре буйлап Финляндия, Япониядә булган галим Хатыйп Миңнегулов. Шулай ук Гаяз Исхакый Кытайда “Милли байрак” журналының тәүге редакторы була, үзе дә башка телләрдә – француз, гарәп, хәтта әрмән телендә дә иҗат итә, язмаларын бастыра. 
      Күренекле әдип истәлегенә багышланган әлеге чара – беренче карлыгач. Алга таба булачак журналистлар һәм ГМЧ хезмәткәрләре татар журналистикасының тарихы, теориясе һәм практикасы турында февраль аенда, профессор Флорид ага Әгъзәмовны искә алганда гапь куертачак. 

 

Источник информации: Раил САДРЕТДИНОВ