23 ноября 2015
Татарча рэп-баттл

Студентлар "Шимбә, якшәмбе көнне нишләргә икән?" дип баш ватып утырмыйлар. Актив яшьләр үзләренә һәрчак берәр шөгыль табалар. Мәсәлән, рэп-баттл. Анысы нәрсә инде дисезме?

Баттл – безнең хип-хопта Slovo һәм Versus проектлары белән кертелгән яңа тренд. Кара каршы чыгып, башкаручылар “дошманнарын” панчлар һәм рифмалар белән юк итәләр, ә видеолар аннары миллионлаган карау җыя. Татар рэпы җилнең кайдан искәнен белә һәм үз версиясен тәкъдим итә.

21нче ноябрь көнне Музей советских игровых автоматов (Кремль урамы,21) адресы буенча шундый татарча баттларның берсе, иң мөһиме иң беренчесе узды! Баттлда сигез яшь MC катнашты – барысыда «ВКонтакте» төркеме аркылы гариза биреп, экспертлар белән сайланды. Алар өч раунда катнаштылар (дисреспект, респект һәм ирекле тема) – ә җинүчене тамашачы билгеләде (ә мөмкин булган бәхәсләрне өченче як хакиме, хип-хоп ветераны D'Ali чиште). Чарада татарча рэп башкаручылар (искәртеп үтик: күбесе - КФУ студентлары) да чыгыш ясады– Ittifaq, K-Ru, G.Raf һәм башкалар.

Татарча рэп-баттлының җиңүчесе - Funt!!! Аңа Yummy Musicтан сингл яздыру, Artсурәттән видео-клип төшерү мөмкинлеге һәм "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашу өчен сертификат тапшырылды.

Источник информации: Darelfөnүn газетасы