20 ноября 2015
Энәләрегез нык булсын

Менә инде энә белән кое казуның өченче аена да килеп җиттек. Тиздән безнең коеларыбызның тирәнлеген үлчәргә дип сессия абый- апаларыбыз да килеп җитәр. Алар инде юлга чыккан, зачётлар дигән атларын эшкә җигә башлаганнар дигән хәбәр һәрберебезнең күңелен тырный, кымшатып тора. Студент тормышының "кәлиясенә" көчкә керә башлаган укучылар өчен бу абый-апалардан да куркыныч әйбер юк! Алар инде кайберләребезнең төшләренә көреп йөдәтә башлаган, караңгы коридорларда безне читтән күзәтеп тора дигән хәбәрләр күптән таралды. Җитмәсә, үзләрен гаҗәеп күп тәҗрибәле дип санаган югары курс студентлары да безне куркытырга алыналар. Алар үзләрен бу өлкәдә иң оста "страшилка" язучы итеп хис итәләр. Ул образлар, ул хисләр... Тыңлаган саен йөзләре кара коелган мескен беренче курсларга карап алар ләззәт алалар кебек, (ә эчләреннән “вазыйфамны башкардым, ха-ха-хаа”,- дип әкиятләрдәге явыз карчыклар кебек көләләрдер). Шул уйлар белән чуалып-саташып йөргәндә бер көнне күземне ачсам, 12 нче ноябрь килеп тә җиткән икән бит... Бүген “Милли хәзинә” конкурсының сайлап алу көне, бүген мин үземнең яшьлегем-сөенечем белән чыгыш ясаячакмын. Нинди шатлык бит бу, ничә көннәр буена өйрәнгән биюне бүген тамашачыбыз кабул итәчәк. Тамашачының да ниндие әле, Татарстаныбызның күренекле шәхесләре - жюри әгъзәләре. Шунда ук мең сорау туды: ничек бөтен җиргә җитешеп өлгерергә? Ничек шул кадәр профессиональ чыгышлар арасында югалып калмаска? Ничек яраткан төркемемнең йөзенә кызыллык китермәскә? Менә без сәхнәдә, менә “Яшьлегем” аккош кебек йөзеп йөри башлады. Әлеге мизгел шундый татлы һәм шундый кабатланмас, минем кое казучы энәм сәхнәдәге һәр мизгел белән үзенә көч һәм энергия алды, ял итте, яңа көчләр туплады.
Институбыз бинасы бу көнне гөрләп торды. Төрле ансамбльләр, бию коллективлары, уен коралында уйнаучылар – болар барысы да милләтебезнең хәзинәсе булган татар халык җырларын, моңнарын көчен һәм кодрәтен тагын бер кат исбатларга җыелганнар. Бу өлкәгә үзеңнең дә өлешеңне көрту- бик зур дәрәҗә һәм горурлык хисләре тудыра. Нәкъ шушындый фестивальләрдә безнең милләтебезнең чын көче, чын рухы, чын моңы чагыла да инде. Шушы матурлыкны сәхнәдә чагылдыра алу – зур бәхет. Чиксез зур бәхет.

Источник информации: Айсылу Баһавиева