20 ноября 2015
Космос безне дәшә, җиһангирлар!

2015 нче елның 28 нче октябрь көнендә Казанның Бөтендөнья татар конгрессы бинасында, Юрий Гагаринның беренче тапкыр космоска очуының 55 еллык юбилее уңаеннан, Хәлил Гайнетдинов һәм Ким Шакировның "Космос безне дәшә, җиһангирлар" китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Әлеге кичәдә республикабызның танылган шәхесләре катнашты. 
Бу китап турында мин беренче тапкыр 11 нче сыйныфта ишеткән идем. Астрономия белән мавыкканга курә, бу китап минем өчен бик кызыклы күренде. Атнага бер кергән дәресне сыйныфташларым белән бик көтеп ала идек. 
2013 нче елның җәендә, безнең Яңа Кенәр мәктәбеннән берничә укучы белән Хәлил Гайнетдинов Мәскәүгә В.В.Терешкова янына очрашуга бардылар( Түбәндәге фотосурәттә сез, барган укучыларның берсен һәм аның уң ягында В.В.Терешкованы курә аласыз). Әлеге очрашуда җыйнаулашып төшкән фотосурәтне, Хәлил Гайнетдинов үзенең “Космос безне дәшә, җиһангирлар” дигән китабына да керткэн (Кызганычка каршы, бу фотосурәтнең электрон варианты, барган укучыларда сакланып калмаган). 
Очрашуда Хәлил Гайнетдинов сүзен болай дип башлады: 
-Безнең әлеге чара нәкъ тә 108 минут барыр, чөнки Юрий Гагарин очышы шуның кадәр дәвам иткән. Иң беренче булып космос белән мин армиядә хезмәт иткәндә кызыксына башладым. Ул вакытта без, солдатлар, дөньяның иң зур Байконур космодромын төзүдә катнаштык. Еллар үткән саен бу тема мине күбрәк кызыксындыра барды. Һәм менә шушы китап барлыкка килде. Ким Шакиров белән без аны 5 елдан артык яздык, бик күп материаллар тупладык ,- ди. 
Китап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ТР фәннәр академиясе тарафыннан астырылган. Кереш сузен Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев язган. Китап космик киңлекне өйрәнү һәм үзләштерүдә үз өлешләрен керткән кешеләргә багышланган. Биредә (космос) Советлар Союзы һәм Россиянең космик проектларын төзүдә катнашкан татарлар һәм Татарстанда яшәүчеләр турында тулы мәгълумат бирелгән . 
-Бу китапта 700ләп фамилия бар, шуларның 400ләбе- татар фамилиясе,- диде Хәлил Гайнетдинов. -Америкада 335 космонавт санала. Шуларның 45 е хатын-кызлар, Россиядән барлыгы 119, хатын -кызлар -4. Ә менә татарлардан берәүдә юк. Монда уйланырга урын бар ,- диде Хәлил Гайнетдинов.
 

Источник информации: Фирүзә Рахматуллина