19 ноября 2015
Зур әдәбият берләштерә

Рус әдәбиятының классик язучысын атарга сорасаң, күпләр Лев Толстой исемен атый. Чыннан да, ул — дөньяга «Анна Каренина», «Сугыш һәм солых» кебек гаҗәеп әсәрләрне бүләк иткән бөек шәхес. Аның тормышының Казан университеты белән бәйле сәхифәләре Лев Толстойга карата бермә-бер игътибар итүне сорый. Әдәбият елы уңаеннан оештырылган иң зур чараларның берсе нәкъ КФУда үзуы гаҗәп түгел. «Сугыш һәм солых. Роман укыйбыз» акциясе биредә узачак.

Лев Толстой 13 яшендә Казанга күченә. Яшүсмер еллары бу шәһәрдә уза. 16 яшь тулган егет Казан университетына укырга керә. Һәм иң кызыгы: ул фәлсәфә факультетының көнчыгыш телләре бүлегендә белем алырга тели. Тик бер елдан юридик факультетка күченә. Казан тирәләренең, шәһәр урамнары аңа шулкадәр тәэсир итә ки, «Балдан соң», «Помещикның иртәсе», «Балачак, үсмер чак һәм яшьлек». Нәкъ Казан шәһәрендә Лев Толстой язучылык һөнәренә һәм фәлсәфәгә мәхәббәт таба.
2015 нче ел - Россия Федерациясендә Әдәбият елы. Декабрь аенда БДТРК холдингы  бу елның иң масштаблы әдәби чарасын үткәрәчәк. Ул —«Сугыш һәм солых. Роман укыйбыз» акциясе. «Россия К», «Россия 1» телеканаллары, «Маяк» радио станциясе эфирында һәм Интернет челтәрендә 60 сәгать буе туры трансляция белән Лев Толстойга дөньяви танылу китергән әсәр укылачак. Романны уку 8, 9, 10, 11 нче декабрьгә планлаштырылган. Димәк, һәр көнне бер том укылачак.

Укулар Россиянең төрле почмагында күрсәтеләчәк. Акциядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Смоленск, Вологда, Казан, Грозный, Владивосток, Хабаровск, Пятигорск, Омск, Новосибирск, Екатеринбург, Уфа, Ростов-на-Дону, Самара, Сочи, Ярославль, Берлин, Париж, Вена, Пекин, Вашингтон һәм башка шәһәрләр катнашачак.

Романны укуга төрле һөнәр ияләрен, төрле яшьтәге кешеләрне җәлеп итү күздә тотыла, чөнки проектның асылы — әдәбиятның берләштерү көчендә. Зур әдәбият алдында президент та, мәктәп укучысв да бертигез.

Сезнең дә бу акциядә катнашу мөмкинлегегез бар. Әгәр дә Сез КФУ хезмәткәре яки студенты икән, «Сугыш һәм солых» романыннан өзек укып, аны видеога төшерегез һәм pressa@kpfu.ru адресына юллагыз.

Иң яхшы 3 укучы «Солых һәм сугыш. Роман укыйбыз» акциясендә катнашачак.