19 ноября 2015
Мәскәүдәге укучылар белән Казан университеты мөгалимнәре татар теле дәресләре үткәрә

Кичә 18 нче  ноябрьдә Каюм Насыйри Институтының Мәскәүдәге үзәгендә татар теле өйрәнүчеләргә КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты  Кадрия Фәтхуллова Интернет аша онлайн-дәрес үткәрде. 

Яңа технологияләр читтә яшәүче милләтәшләребез белән татар теле дәресләре уздырырга мөмкинлекләр бирә. Мондый ысул аша аралашканда, ике җирдәге аудитория бер-берсенә тизлекле Интернет челтәре аша тоташа, 

Югары сыйфатлы махсус камера, экраннар ярдәмендә аудиторияләрдәге уытучылар, тел өйрәнүчеләр үзара иркен аралашала, сорауларга җавап биреп, әңгәмә коралар, фикер алышалар. Кичәге онлайн-дәрес тә бик җанлы үтте. Мәскәү татарлары Кадрия ханымның сорауларына җавап бирделәр. үзләре дә аңа сораулар бирделәр, хәтта җырлап та күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да яңа технология белән алып барылган дәрескә бик куандылар, мондый үзәкләрне ачкан Татарстан хөкүмәтенә hәм Казан Университына чиксез рәхмәтләрен белдерделәр.

Россинең төрле төбәкләрендә hәм чит илләрдә татар теленә өйрәтү курслары Каюм Насыйри Институты үзәкләре аша оештырыла. Алар татар теле белән кызыксынучыларга яңа мөмкинлеләр булдыра.

Мондый дәресләр алга таба да үткәреләчәк.