18 ноября 2015
15 ЯШЬЛЕК ЯШҮСМЕР-БӘЙГЕ

Татарстанда 15 нче тапкыр татарның яшь язучыларын билгеләделәр. Бүләкләү тантанасы 15 нче ноябрьдә татар әдәбияты өчен символик урын – Тукай музеенда үтте.

“Иделем акчарлагы” – яшь язучылар бәйгесе нәкъ шулай атала. 2000 нче елдан бирле үткәрелеп килә торган бәйгенең быел юбилей елы. Димәк, 2015 ел, әлбәттә, әлеге конкурсның нәтиҗәлелеген бәяләү, алга планнар кору елы. Быел үз үткәрелү тарихында әлеге бәйге, балалыктан чыгып, яшүсмерлеккә күчте. “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенең нәтиҗәсе күз алдында –конкурс үткәрелә башлаганнан бирле бу иҗат мәктәбен йөзләгән яшь иҗатчы үткән. Дистәләгән яшь язучы китабын чыгарырга өлгергән, чын язучы булып формалашкан. Оештыручылар фикеренчә, катнашучылар әдәбиятка үзләре үк яңа буын булып килеп керде. Аларга күп бурыч йөкләнде: татар әдәбиятына яңа сулыш өрү, көн кадагында торган проблемалардан телне саклау.

Быелгы бәйгегә килгәндә, сайлап алу турына 100дән артык эш кабул ителгән. Марат Закир, Илсөяр Иксанова, Ләбиб Лерон, Газинур Морат, Әлфәт Закирҗанов кебек әдәбиятта үз йолдызлыгын булдырган шәхесләрдән торган жюрига йомгаклау турына бары 40 эшне сайлап алырга туры килә. Кызганыч, бәйгенең географиясе елдан-ел тарая. Быел чит төбәкләрдән эшләрен тәкъдим итүчеләр дә бары берәү – ул да булса Башкортстаннан. Иң күп иҗат җимешләре кабул ителгән өлкә булып әдәбиятта шигърият кала бирә. Моннан тыш, быел “Балалар әдәбияты” номинациясендә катнашучыларның саны арткан. Яшь язучылардан 4 драма әсәре кабул ителсә, детектив номинациясендә катнашырга теләк белдерүче быел да табылмаган.

Юбилей елы оештыручыларга да бәйгегә яңалык кертүне таләп итә.

Моннан тыш, яшь каләм тибрәтүчеләр өлкән буын шагыйрьләр, язучылар белән очраша, аларның остаханәләрендә була.

Яшь иҗатчылар күтәргән темаларга кагылсак, биредә авыл, мәктәп-сыйныф, мәхәббәт, гаилә тирәсендә “йөзүчеләр” дә, шушы ук темаларны замана проблемаларына “төреп” бирүчеләр дә очрый.

Жюрины борчыган икенче мәсьәләләрнең берсе – әсәрләрдә күзгә ташланган җитешсезлекләр. Бу – тел сафлыгы да, әдәби образлылыктан бигрәк, әсәрләрнең сөйләп бирүгә корылуы да, укучыны кызыктырырлык сюжет уйлап таба алмау да. Күп еллардан бирле драматургия, проза секциясен җитәкләп килүче филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов моның сәбәбен катнашучыларда тормыш тәҗрибәсенең җитмәвендә күрә.

Источник информации: Раил Садретдинов