13 ноября 2015
Парклар һәм скверлар елы

Студент, җылы җәйге, көзге яки язгы көннәреңне кайда уздырасың? Кичләрен паркларда йөреп кайтырга яратасыңмы? Алайса, сиңа, һичшиксез, Казан шәһәре парклары турында белергә кирәк!

КФУ студентлары яратып йөри торган паркларның берсе - Эрмитаж паркы.

Марусов һәм Бутлеров калкулыклары аралыгында урнашкан бу парк. Элегрәк заманда ул Александров бакчасы, Износков бакчасы исемнәрен йөрткән.

1848 нче елга кадәр биредә морза Ворожцовның утары урнашкан булган. Морза тарих битләренә бик явыз кеше булып кереп калган. Кайбер истәлекләрдән күренгәнчә, ул үзенең хезмәтчеләрен җәберләгән һәм утар ишек алдында гына күмә торган булган. 1848 нче елда морза утары янгында юкка чыга. Шушы вакыйгаларга бәйле рәвештә бу урынның "яман аты" чыга.

Совет көннәренә кадәр биредә парк һәм күңел ачу зонасы булдыралар. Бөек Ватан сугышыннан соң хәзерге Эрмитаж паркында җәйге театр, экстрада һәм китапханә оештырыла. Заманында бу паркта Шаляпин, Салих Сәйдәшев оркестры чыгыш ясаган булган.

Сугыш вакытында парк шактый таушала, таркала. Ә 1961 нче елда аңа кабат җан өрәләр.

Ә 2012 нче елда паркка яңа тормыш бүләк итәләр һәм бүгенге кыяфәткә кертәләр.

Источник информации: Айгөл Абдрахманова