11 ноября 2015
Ачык лекция

Фәнне җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру максатыннан, ачык лекцияләр форматы күптән кулланыла. Фән көннәре – моның өчен яхшы форсат. Фестиваль кысаларында кеше миенең төзелеше («Нейроннан мигә», Рөстәм Хаҗипов), магнит резонансы («Айда магнит резонансы», Мурат Таһиров) һәм башка күренешләр турында ачык лекцияләр күпләр өчен кызыклы булгандыр. Шулай ук, мәсәлән, Психология һәм мәгариф институтында «Яшүсмерләрнең һәм яшьләрнең суицидаль тотышын профилактикалау» исемле лекция узды. Аны гомуми һәм социаль педагогика кафедрасы доценты Альбина Дроздикова-Зарипова һәм Социаль-психология һәм суицидология хезмәтенең клиник психологы Мария Даниличева алып барды.

Источник информации: Руфинә Габдрахманова