10 ноября 2015
Киләчәкне яктыртачак "Асылташ"

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Манзара» залы мәдәният өчен әһәмиятле булган проектларны, иҗат әһелләрен, аларның әсәрләрен һәрдаим тәкъдим итеп бара. Биредә республикабызның үзенчәлекле рухи байлыгын «Асылташ» проектлар күргәзмәсендә 3D форматта карап була.

Проектның демо-варианты авторы – Алинә Әсхәдуллина. Ул үз иҗат җимешенең төп максатын болай билгели: республикабызның милли хәзинә объектлары буенча 3D-тур булдыру. Оештыручылар барлык һәйкәлләрнең, тарихи хәзинәләрнең өч метрлы модельләрен булдырганнар. Нәтиҗәдә, барлык модельләрне бер урынга туплап, виртуаль экспонатлар эченә «кереп карау» мөмкинлеге барлыкка килә. Шуңа өстәп, хәзинәләрнең тарихы һәм архитектурасы турында кызыклы мәгълүмат табарга була икән.  «Асылташ» проектыннан файдаланучылар архитектура ансамбльләренең беренчел, ягъни тарихи кыяфәтен дә, бүгенге көндә нинди булуларын да күрә алалар.

Күргәзмә барышында юкка чыккан яки ишелү хәленә җиткән архитектура хәзинәләре турында да сөйләнде. Бу проблемага Дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доцентлары Расыйх Сәләхов һәм Карина Мусина җитәкчелегендә эшләүче студентлар игътибар иткәннәр.

Әлеге күргәзмәдә Татарстан Республикасының милли хәзинә объектлары һәм этностильдә эшли торган «Таtarstyle» киемнәр студиясенең дизайн-проекты да тәкъдим ителде.

Этник киемнәр тегү белән шөгыльләнә торган «Таtarstyle» дизайн-проекты Идел буе халыкларының милли гореф-гадәтләрен үстерүгә зур өлеш кертә. Бу үзәк күп тапкырлар Халыкара һәм Россиякүләм күргәзмәләрдә җиңү яулаган.

«Таtarstyle», «Асылташ» кебек проектлар булганда, милли хәзинәләребезгә игътибар артыр дигән өмет туа.

Источник информации: "Darelfѳnyn" газетасы