06 ноября 2015
Бүген — Татарстан Конституциясе көне

Бүген — Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Моннан егерме бер ел элек, республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Законын — яңа Конституциясен кабул итте. Ул республикабызның сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, гражданнарның демократик ирекләрен һәм хокукларын югары хәзинә дип игълан итте.

1992 ел Республикабыз һәм татар халкы өчен әһәмиятле вакыйгалар  белән тарихкка кергән.  21 мартта Татарстан халкы республиканың мөстәкыйль статусын хуплар Референдумда тавыш бирде.  19 нчы июнендә бернче тапкыр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының беренче җыены ачылды һәм инде менә 20 елдан артык нәтиҗәле эшләп килә. Тел, халык, милләт тормышы белән бәйле проектлар тормышка ашырыла, яңалары барлыкка килә.

Татарстан Республикасы Конституциясе күпмилләтле халыкның бердәмлеге, төрле конфессия вәкилләренең үзара дуслыгы идеяләренә тугрылыклы булу, төрле халыкларның мәдәният үзенчәлекләрләрен һәм рухи традицияләрен исәпкә алу нигезендә регионнарның икътисадый үсеше көчле демократик дәүләт төзү юлыннан ышанычлы һәм даими алга бару мөмкинлеген тәэмин итә.

Барыгызны да бәйрәм белән!