06 ноября 2015
КФУ ректорына үз соравыңны бир!

Казан федераль университеты «Ректор белән туры элемтә» дип аталган проект башлап җибәрә. Һәр теләгән кеше ректорга үз соравын бирә ала.

 

Ректор белән күрешү ноябрь ахырында булыр дип көтелә. Ул «Универ ТВ» телеканалында туры эфирда барачак. Сорауларны инде бүгеннән үк юлларга мөмкин. Иң кызыклыларына һәм әһәмиятлеләренә Илшат Гафуров туры эфирда җавап бирәчәк. Ләкин программада яңгырамаганнары да үз адресатларына барып ирешәчәк.

Шулай итеп, без башлыйбыз: үз тәкъдим-сорауларыгызны, мөрәҗәгатьләрегезне Сез әлеге язма астында калдыра, яки КФУ Матбугат хезмәтенең офисына китерә аласыз. Безнең адрес: проф.Нужин урамы, 1 нче йорт, 333 нче кабинет.

Бөтен сораулар да имзаланган булырга тиеш. Авторның телефон номеры яки электрон адресы күрсәтелү — шартларның берсе. Аноним хатлар укылмаячак та, аларга җавап та булмаячак.

Источник информации: КФУның Матбугат хезмәте