05 ноября 2015
Татарча рэп-баттл буламы?

«Тиздән, татар хип-хоп рейтингларын яңарта торган «ТЕГЕРМӘН» татар рэп-баттлы узачак. Бит, флоу, манчы, неформат – әйе, барысы да булачак» – дигән сүзләрне социаль челтәрләрдә күргәч, миндә проектка карата зур кызыксыну уянды. Үземә татарның тетрәндергеч рухы, бай иҗаты ошаганга күрә, сезгә мин «Тегермән» проекты турын да сөйләргә булдым.

Кайда һәм ничек, кем һәм ни өчен кебек сорауларга җавапны Бөтендөнья татар яшьләре форумыннан эзләргә булдым. Бөтендөнья татар конгресына барып кайтканнан соң, түбәндәгеләрне ачыкладым: «Тегермән» исемле татарча рэп-баттл быел беренче тапкыр уздырыла, анарчы ул интернетта видеопроект буларак эшләнгән. Бервакытны ART suret студиясенең нигез салучыларының берсе Азат Садыйков һәм чын татар реперы Алмазның, башына интернетта татарча рэп видеопроекты ачып җибәрү дигән уй килә. Шушы проектка исем кирәк була һәм алар аны рус телендә баручы «Мясорубка» рэп-баттл проектыннан алалар, ләкин иттарткыч сүзе белән килешә алмагач, шуңа охшаш исем эзлиләр/ Нәтиҗәдә «Тегермән» дигән вариантка тукталалар.

Проектны яңа форматта уздыру өчен Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Собака.ru журналы (Рәдиф Кашапов), Yummy Music Band (КФУның элеккеге студенты Ильяс Гафаров), ART vision (Азат Садыйков) студиясе ярдәм итә. Татарстанның төрле районнарыннан, шәһәрләреннән рэперлар җыелышып, татарча рэп укуда, бөтен булган сәләтләрен, тел байлыкларын, бер-берсе белән ярышу да күрсәтә алачак.

Җиңүчегә сингл (ягъни җыр) яздыру, видео-клип төшерү, «Мин Татарча Сөйләшәм»дә чыгыш ясау мөмкинлеге биреләчәк, шулай ук OXXXYMIRON концертына ике билет тапшырачаклар.

Проектның төп максаты — татар телендә рэп үстерү һәм актуальләштерү, яшьләрне таныту һәм сәхнәгә чыгару, дөньяга карата фикерләрен белү. Татарча рэп тыңлату һәм күрсәтү, татар телен үзләштерү өчен дә бу эшнең әһәмияте зур.

Источник информации: Лилия Туктарова