03 ноября 2015
Казанда "СОNCORDIA" фестивале узачак

7 ноябрь көнне София Гобәйдуллина исемендәге V Халыкара «Сoncordia» заманча муыка фестивале старт алачак.

Фестиваль программасына кертелгән әсәрләрнең күбесе Казанда беренче тапкыр яңгырый.

Ә 18-нче ноябрь көнне, 18:30, Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында София Гобәйдуллина исемендәге V Халыкара заманча көйләр «Concordia» фестивале кысаларында татар композиторлары концерты уздырылачак.

Башкаручылар: Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының дәүләт симфония оркестры, Миләүшә Таминдарованың Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры.

Программада: А. Лупповның 12-нче симфониясе, Д. Шостаковичның 14-нче симфониясе, Ш. Тимербулатовның 3-нче «Болгарым» симфония-ораториясе.

Симфония-ораториянең либретто авторлары: Равил Фәйзуллин һәм СӨЛӘЙМАН.

Источник информации: Айгөл Абдрахманова