28 октября 2015
Россия һәм Иран мөнәсәбәтләре

КФУ ректоры Илшат Гафуров 28 нче октябрь көнне Россия һәм Иран югары уку йортларының ректорлары форумында катнашты. 

Форум катнашучыларын сәламләү сүзе белән Иранның тулы вәкаләтле илчесе Мехди Санаи, Россиянең Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов мөрәҗәгать итте. 

Чара барышында университет җитәкчеләре чыгыш ясадылар. Иң мөһиме — һәр докладта Россия һәм Иран арасында университетара мөнәсәбәтләрнең әһәмиятле булуы ассызыкланды.

«Хәзерге көндә КФУның рәсми партнерлары булып Иранның 5 университеты, Сәгъди фонды һәм Биотехнология һәм ген инженериясе милли институты санала», — дип төгәлләштерде Илшат Гафуров.

Ректор әйтүенчә, КФУ һәм Иран югары уку йортларының хезмәттәшлеге уртак фәнни проектларны тормышка ашыруда, студент, магистрант һәм аспирантлар алмашуында чагыла. КФУда хәзер Иранның 20 вәкиле укый икән, шуларның 14е — аспирантлар. 

«Моннан тыш, КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты каршында Иран Республикасының Генераль консуллыгы ярдәме белән Иранистика үзәге эшләп килә», — дигән сүзләр белән Илшат Гафуров мөнәсәбәтләрнең тагын бер өлкәсен атап үтте. Биредә һәр теләгән кеше фарсы телен өйрәнә ала.

Форум ахырында Россия һәм Иран Республикасының югары уку йортлары челтәрен булдыру нияте турында меморандум кабул ителде.