30 октября 2015
Студентлар колагына

5-8нче ноябрь көннәрендә «Мир» кинотеатрында Польша киносы көннәре узачак.

Чара кысаларында Казанга Польшаның танылган режиссеры Кшиштоф Занусси да килер дип көтелә.

Польша киносы көннәренең ачылу тантанасы 5нче ноябрь көнне була. Тантанага Польша Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Катажина Пелчинска-Налэнч һәм Мәскәүдәге Польша мәдәният үзәге директоры Дариуш Клеховски киләчәк.

Польша киносы көннәре кысаларында Казанда халыкара кинофестивальләрдә бүләкләнгән фильмнар гына тәкъдим ителә.

5нче ноябрь – 19.00 — БОГИ, Лукаш Палковски, 2014, 120 мин.

6нче ноябрь – 20.00- ИНОРОДНОЕ ТЕЛО, Кшиштоф Занусси, 2014, 110 мин.

7нче ноябрь – 19.00 — ЖЕЛАНИЕ ЖИТЬ, Мацей Пепшица, 2013, 112 мин.

8нче ноябрь – 19.00 — ТОЛЬКО ПРЕДСТАВЬ, Анджей Якимовский, 2012, 105 мин.

P.S. Студент, мондый мөмкинлекне кулыңнан ычкындырма. Рухи яктан үсү бик мөһим!

Источник информации: Айгөл Абдрахманова