27 октября 2015
Татар әдәбияты белән журналистика дуслыгы

  Аларның икесенең дә нигезендә иҗат  ята.  Һади Максуди заманыннан башлыйсым килә. Ул атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе,  журналист һәм нашир. Аның «Мөгаллим сәни» гарәп имлясы дәреслеге бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый һәм төрле милләт кешеләре тарафыннан кулланыла. Шулай ук, Һади Максуди Казанда беренче татар китапханәсен – «Китапханәи исламия»не оештыручы буларак та билгеле. Ул татар телендәге өченче газета – «Йолдыз»ның мөхәррире. Газета 12 ел дәвамында беренче елларда атналык, аннан атнага ике мәртәбә, тора-бара көндәлек булып меңләгән тиражларда чыга башлый. Һ.Максуди – заманының иң зыялы, киң эрудицияле сәясәтчесе, шулай ук аның үзе язган үткен, кыю мәкаләләренә карап, татар жәмәгатьчелеге дөньясында тоткан урынын билгеләргә була. 
Бөек Габдулла Тукай. Сөекле шагыйребезнең  бик күп шигырьләрен беләм, шулай ук ул журналист буларак та танылган. Ул бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясаган. Җаек шәһәре – журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. Редакция һәм типография атмосферасында үзен никадәр рәхәт хис итсә дә, корректорлык вазифасын һәм бүтән эшләрне ничаклы теләп башкармасын, Габдулланың төп эше – үзе дә шулай санаган булса кирәк – әдәби иҗат һәм публицистика. Габдулланың үзен иҗат эшенә багышларга карар итүе эпизод рәвешендә генә булмаган. Типографиядә куна-төнә эшли, берөзлексез шигырь, мәкалә яза, тәрҗемә итә.  Г.Тукай белән Ф.Әмирхан иңне-иңгә куеп яшәгәннәр, бер-берсенә иҗат мөмкинлекләре ачканнар,  Г.Камал белән Г.Тукай да бик яхшы дус булалар. Әгәр дә Тукай бары шигырь генә иҗат итсә, халык белән аралашмаса, аларның уй-теләкләренә колак салмаса, боларга үз фикерен белдермәсә, халык аны тыңлар идеме?
Талантлы әдипләр үз эшләрен сугыш вакытында да туктатмаганнар, киресенчә, күбрәк язганнар. Шуларның арасында татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил бар.
 Аның иҗат итү бала чагыннан ук башлана. Иң беренче  «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек М.Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. 1922 елның көзендә ул Казанга килә. Башта «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли. 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә.  М.Җәлил беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы») оештыруда актив катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр («Октябрь баласы» Казанга күчеп, «Пионер каләме» исеме белән чыга башлаганчы) шул журналларның җаваплы редакторы булып эшли. 1933-1934 елларда М. Җәлил Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. 1941 елның июль аенда М.Җәлил армиягә алына. Ул Төньяк-Көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. М.Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
 Бик авыр чорларда да үз эшен туктатмаган Ләбибә Ихсанованы турында ишеткәнегез бардыр. Ул  Татарстан радиокомитетында балалар өчен тапшырулар редакторы, соңрак  республика балалар журналы  «Ялкын» — баш редакторы булып эшли. Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор булып иҗат итә. Шушы чорда аның иҗаты да күзгә күренеп активлаша, беренче повесте артыннан «Җир астында Җиде көн», «Якты уйлар», «Нияз», «Нияз мәктәптә», «Тал бөгелә», «Робинзоннар лагеренда» исемле яңа повестьлары, «Сөйләнмәгән сер», «Тау чәчәге» кебек хикәя җыентыклары басылып чыга. 1967—1978 елларда Ләбибә Ихсанова «Казан утлары» журналы редакциясендә җаваплы сәркәтип булып эшли. Алтмышынчы еллар ахыры һәм җитмешенче еллар дәвамында язган әсәрләре арасында авторның «Очкын» һәм «Гөлләр кояшка карый»  исемле повестьлары аеруча игътибарга лаеклы. Ул иҗат юлының беренче чорларында тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә. Мәсәлән, рус язучысы Л.Кассильнең «Улица младшего сына» («Кече улның урамы», 1953), чуваш язучысы А. Талвирның «На Буинском тракте» («Буа юлында», 1958) исемле повестьларын татар балалары Л.Ихсанова тәрҗемәсендә укыйлар. Л.Ихсанова көндәлек матбугатта даими катнаша: тормышның төрле темаларына аның дистәләрчә очерклары, әдәби китапларга рецензияләре һәм балалар әдәбияты проблемаларына кагылышлы күп санлы тәнкыйть мәкаләләре басылып чыга. 

 

Источник информации: Зөлфәт Галимов