26 октября 2015
Камал театрында беренче тапкыр Марсель Сәлимҗанов премиясе тапшырыла

2015 елның 7 ноябрендә Г.Камал театрында беренче тапкыр Театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премияләре тапшырыла. Премия Татарстан Республикасы Президенты указы белән булдырылды.

Әлеге премия Татарстан Республикасының профессиональ театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән иҗат коллективларына, мәдәният хезмәткәрләренә 2 елга бер мәртәбә өч җиңүчегә бирелә. 200 мең сум күләмендәге акчалата бирелгән һәр премиягә өстәп махсус бүләк һәм мактау дипломы тапшырыла.

Конкурс коммисиясе составында Татарстан мәдәниятенең иң күренекле шәхесләре. Комисся председателе – Татарстан Республикасы мәдәният министры Сибагатуллин А.М.

М.Сәлимҗанов премиясен тапшыру тантанасы 7 ноябрьдә “Гөргөри кияүләре” спектакле алдыннан (режиссеры-М.Сәлимҗанов) Камал театрынның зур сәхнәсендә. Традиция буенча, 7 ноябрьдә, Марсель Сәлимҗановның туган көнендә, Камал театрында премьера – театрның кече сәхнәсендә Илгиз Зәйниев пьесасы буенча “Кәҗә, сарык һ.б” әкияте. Спектакльнең режиссерлары – Илдус Габдрахманов һәм Сәлимә Әминова.

БЕЛЕШМӘ ӨЧЕН:

Марсель Хәким улы Сәлимҗанов 1934 елның 7 ноябрендә артистлар Хәким Сәлимҗанов һәм Галия Нигъмәтуллина гаиләсендә Казанда туа. Мәктәпне тәмамлагач, 1952 елда ул Казан университетының юридик факультетына укырга керә.

1957 елның җәендә, Мәскәүдә узган Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы спектактакльләренә фехтование күренешләре куя һәм соңгы курста университетны ташлап ГИТИСның режиссура бүлегенә укырга керә. Җитәкчесе — атаклы режиссер, педагог А.М.Лобанов.

Институтны 1961 елда тәмамлап, 3 ел рус Яшь тамашачылар театрында эшләгәннән соң, 1966 елның 12 мартыннан Камал театрының баш режиссеры итеп билгеләнә.

М. Х. Сәлимҗанов 2002 елның 26 мартында арабыздан китте. Кабере Казанның Яңа-Татар бистәсе зиратында.

М.Сәлимҗановның мактаулы исемнәре һәм казанышлары: Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең академигы (2001); ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе – 1969; Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1971 («Сүнгән йолдызлар», «Американ», «Тирән тамырлар» спектакльләре өчен); РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе – 1975; Россиянең К.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты – 1979 («Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен); РСФСРның халык артисты – 1980; СССРның халык артисты — 1984; Халыклар Дуслыгы ордены – 1994; Россиянең «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты — 2001.

Источник информации: Айгөл Абдрахманова