19 октября 2015
"Дәлилләү ни өчен кирәк?"

Бу көннәрдә КФУның гаммәви коммуникация бүлегендә “Заманча Россиянең мәгълүмати мәйданы: тәҗрибәләр һәм нәтиҗәләр” исеме астында XII халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Чара барышында фәнни эшләр тәкъдим ителүдән тыш, журналистика әһелләре белән төрле очрашулар, мастер-класслар уздырылды. Шундый мастер-классларның берсе журналистиканы фәнен теоретик яктан өйрәнүче белгеч, күпсанлы дәреслекләр авторы Александр Алексей улы Тертычный белән булды.
Александр Алексеевич безгә кунакка инде икенче ел рәттән килә. Журналистика курсының төп өлешен тәшкил иткән китапларның авторы белән шәхсән күрешү – ул тәҗрибә тупларга, кызыксындырган сораулар бирергә менә дигән мөмкинлек.
Мастер-классның темасы “Дәлилләү (аргументация) ни өчен кирәк?” дип аталды. Кунагыбыз шәхси тәҗрибәсеннән мисал китерүдән башлады. “Аналитикага вакыт әрәм иткән арада, шундый ук уңыш белән күбрәк хәбәри материаллар бастырырга да була. Аермасы бармыни: язма мәгълүматимы, аналитикмы?” дигән фикерләр ишеткәне бар аның. Дәлилләү, нигезләү алымы үзеннән-үзе аналитиканы күзаллый, әмма аның урыны чиста аналитик материаллар белән генә чикләнми бит. Тертычный үзе куйган сорауга менә мондый җавап кайтарды:
“Болай фикерләгән журналистлар иң беренче булып ГМЧ киңлегеннән юк була. Дәлилләү, нигезләүне әһәмиятле санаганнар – чын аналитиклар”, - диде ул.
Дөрестән дә, яхшы журналистик материал ул фактлардан тыш саллы нигезләү белән дә теркәлергә тиеш. Коры фактларның роле билгеле, аларны үзгәртеп, юктан бар ясап булмый. Урынлы дәлил белән бер кешенең генә түгел, бөтен аудиториянең фикерен билгеләргә, тиешле кәеф, рух өрергә була.
Тертычный фикеренчә, журналистка дәлилләүне киң мәгънәдә мөмкин кадәр тулы итеп аңларга, тоемларга кирәк. Фактологик, документаль, шәхси тәҗрибә һәм бәя бирү дәлилләре һавадан алынмый, билгеле.  
Чыгыш ясаучы дәллиләүне тагын берничә модельләргә бүлеп тә күрсәтте. Алар факт, әһәмият, мөмкинлек һәм кирәклек буенча бүленә. Дәлилләүнең тагын бер мөһим ягы – ул бары хаклык эзләүгә түгел, ә нәкъ менә үз позициясендә дөреслек эзләүгә юнәлгән. Бу процесста дәлилләү килеп туган бәхәсне җиңүгә омтыла.
Мастер-классны тыныч узды дип әйтүе авыр. Тертычныйның үзе белән күрешергә студентлар да, чыгарылышлар да, күп кенә мөгаллимнәр, хәтта журналистлар килгән иде. Чыгыш барышында еш кына аудитория белән полемика үрелеп, урыны белән бәхәскә дә күчкәне булды. Хәер, бәхәстә хакыйкать ярала диләр бит. Бер юнәлештә фикерләгән шәхесләр бергә җыелып, араларында фәнни яктан күпкә алга киткән Тертычный белән берлектә һичкайчан актуальлеген югалтмаган, журналист өчен иң мөһимнәрдән саналган теманы башыннан ахырына кадәр барлады.
Александр Алексеевичның файдалы киңәшләре, тәҗрибәсе белән уртаклашуы  журналистика вәкилләре өчен зур дәрәҗә. Аны алдагы елларда да көтеп калабыз.

 

Источник информации: Регина ШИҺАБЕТДИНОВА, фото: Вячеслав Иванчук