16 октября 2015
Оскар:"Башта эшләргә кирәк, аннан соң нәтиҗәсе күренер..."

Татар дөньясына “Grapefruit” исемле беренче бер кадрлы татарча рок клибы керткән, музыка һәм шигърият дөньясында яшәүче, серле һәм хыялый, яшь җырчы, Оскар исемле музыкант белән сезне таныштырып китәсем килә. Интернет челтәрендә ул шактый танылып өлгергән шәхес. Беренче тапкыр мин аны “Печән базары” фестиваленда күрдем. Ул “Мин татарча сөйләшәм” чарасында да актив чыгыш ясаган кеше. Аның төркеме 2013 нче елның азагында барлыкка килә, ә 2016 нчы елның башында тәүге альбомының чыгуы көтелә.
Аның белән аралашкач, түбәндәгеләрне белдем: Оскар Юнысов Башкортстан Республикасындагы Бөрле шәһәрендә туып, унсигез яшенә кадәр шушы кечкенә яшел шәһәрдә үсә. Кечкенәдән үк әти-әниләре татарча концертларга алып йөргәннәр, дәү әти-дәү әниләре татар халык җырларын өйдә матур итеп җырлаганнар. Җиде яшендә музыка мәктәбендә баян сыйныфына йөри башлый. Мәктәпне бетергәннән соң да, инструментны тагын да үзләштерү максатыннан, ул  өч ел буе укытучысы янына шөгыльләнүен дәвам иткән. 
Баянда  “Кино”, “Алиса” “Аквариум” төркемнәре җырларын уйнаган һәм җырлаган. 10 нчы сыйныфта дәү әнисе  яңа елга гитара бүләк иткәннән соң, ул көненең унар сәгатен гитара белән генә үткәрә башлый ул.  
Казанга Оскар 2007 нче елны килә, Казан федераль университетының мехмат факультетына укырга керә, ләкин аннан соң ул  ВМК факультетына күчә. Программалаштыру ошап бетми үзенә, ә менә математик мәсьәләләр чишүдән ләззәт ала икән: “Алар мина рәхәтлек китерә һәм баш миемне тонуста тотарга ярдәм итә”- ди.
Булачак музыкант тулай торакта яшәгән.  Иң җылы хатирәләре аның шул вакыт белән бәйле. “Бу минем тормышнын иң матур, онытылмаслык чаклары. Һаман шигырьләр яза идем, дөрес, рус телендә. Имтихан вакытында билетка җавап бирә алмагач, шуның урынына шигырьләр язып утыраганымны әле дә хәтерлим”. Укуын тәмамлаганнан соң хәзерге вакытта ул КФУда тавыш аппаратуралары һәм компьютер белән эшләвен дәвам итә. Әмма иҗатка да вакытын калдыра. Оскарның узенчәлекле, серле, заманча җырлар язуы гашыйк булу халәттеннән килеп туа икән.
Татарча иҗат итүләре соңрак башланган аның. Беренче тамашачылары булып тулай торакта бергә яшәгән дуслары торган. “Туган телемдә язылган җырларда  мин хис-тойгыларымны, холкымны, тормышка карашымны күбрәк һәм тирәнрәк күрсәтә алам”- ди. 
“Grapefruit”ка килгәндә, бу Оскарның биш минут эчендә язылган җыры булып чыкты.  Клип төшерү идеясы дусты Ильяс Гаффаров белән Оскарның башына килгән.  Әлеге клип безнең татар эстрадасында булган стереотиплардан бик ерак киткән үзенчәлекле иҗат җимеше. 
Киләчәк планнары турында әйтәсе килмәде яшь сәләтле музыкантның, “Башта эшләргә кирәк, аннан соң нәтиҗәсе күренер”, - дип кенә сүзен бетерде.

 

Источник информации: Лилия Туктарова