15 октября 2015
Кечкенә очрашудан югары үрләргә

14 нче октябрь көнне “Әллүки” дә чираттагы утырыш булды. Тик башка кичәләрдән аермалы буларак, ул рус һәм рус телле поэзиягә багышланган иде һәм рус телендә алып барылды. Махсус кунагыбыз – 2 курс студенты Ефимов Николай иде. Сәләтле кеше бар нәрсәдә дә сәләтле. Безнең кунагыбыз моны кичә дәвамында күрсәтеп, безне үзенең иҗаты белән шатландырды.Ул үзенең кызыклы метафораларга бай, кабатланмас фәлсәфәгә ия шигырьләрен укыды. Шигырьне башкару стилен, телен кайберәүләр Бродский стиле белән дә тәңгәл якларын тоеп алдылар. Кичә дәвамында кызыклы уеннар катнашучыларның күңелен күтәреп, фантазияне баету өчен менә дигән күнегү булды. Әлбәттә чәйле, тортлы кичәне гитара кыллары да бизәде. Кадерле кунагыбыз үзе иҗат иткән җырларын башкарды һәм үзенең кайбер иҗат серләрен ачты. Ә бер җырны без барыбыз бергә кушылып та җырладык. Ул гына да түгел, бу җыр безгә шундый охшады ки, хәтта 2 нче тапкыр “бис” ка да башкардык. Кич дәвамында катнашучыларыбыздан бик күп кызыклы сораулар бирелде. Әллүкичеләр дә бүген икенче яктан ачылдылар: рус телендә иҗат иткән шигырьләрен, үзләренең тәрҗемәләре белән таныштырып киттеләр.
Бу яңа шәхес белән очрашу безнең өчен, һичшиксез файдага гына булды. Яңа уйлар, яңа хис-тойгылар, ачышлар һәм, әлбәттә, “Әллүки”нең тагын бер яңа дусты белән истә калды бу җанлы чәйле кич.
Шунысы сөендерде: “Әллүки”гә иҗат итүселәрдән кала әдәбиятне сөючеләр, иҗат белән кызыксынучылар күбрәк килә башлады. Шундый кызыклы очрашулар күбрәк булса иде, “Әллүки”нең ишекләренә һәркемгә һәрчак ачык!

Источник информации: Гөлүсә Шиһапова