14 октября 2015
КФУда урбанистика буенча лекция булды

2015нче елның октябрендә КФУның Идарә, икътисад һәм финанс институтында урбанистикага багышланган лекция булып узды. Мондый лекцияләр университетыбызда еш оештырылганын да искәртергә кирәк. Бу юлы дәресне шәһәр үсеше һәм территорияне стратегик планлаштыру буенча белгеч  Мигель Робле-Дюран (Нью-Йорк, АКШ) алып барды.

Доктор Робле-Дюран тыңлаучыларга шәһәр төзелешенең иң зур проблемалары, икътисади процессларның урбанизациягә тәэсире турында сөйләде. Лекцияне башлап җибәрер алдыннан, Робле-Дюран Нью-Йорк, Париж һәм Лондон кебек шәһәрләрнең бай булулары турындагы фикерләрне кире какты.

Истәлекле урыннар белән беррәттән йортсыз калган кешеләрнең күп булуын һәм шәһәр тормышының авырлыгын ассызыклады. Лекция барышында тыңлаучылар джентрификация (хәлле гаиләләрнең түбән сыйныф вәкилләре яши торган кварталларга күченүе аркасында килеп чыга торган комплекслы үзгәреш) күренеше белән таныштылар. Аз керемле гаиләләр урынына хәлле гаиләләр күченеп килү аркасында торак өчен түләү бәясе дә арта икән. Нәтиҗәдә һәркем түләргә тиешле салым да арта. Аз керемле гаиләләр торак өчен югары бәяне күтәрә алмыйлар һәм башка, тагын да арзанлы, яхшы торак шартлары булмаган районнарга күчәргә мәҗбүр булалар. Шулай итеп, икътисади һәи иҗтимагый маргинализация күренеше барлыкка килә икән.

Лекция барышында доктор Мигель Робле-Дюран соңгы 20 елда Мәскәүнең зур үсеш кичерүен дә ассызыклады. 

Очрашу килгән һәркем яңа, үзгә фикерләр белән танышты һәм урбанистика турындагы белемнәрен тулыландырды.

Источник информации: КФУ матбугат үзәге (Айгөл Абдрахманова тәрҗемәсе)