1 нче октябрьдән башлап, ОАО "Таттелеком" кабель телеканаллары исемлегенә "Universmotri" телеканалы да өстәлде. "Universmotri" - Казан федераль университеты тарафыннан булдырылган һәм Татарстан Республикасының барлык студентларын берләштерүне максат итеп куйган студентлар телеканалы. Телеканалда күрсәтелә торган барлык тапшыруларны да студентлар әзерлиләр. Биредә яңалыклар, университет чараларыннан турыдан-туры трансляция, фәнни-популяр программаларны күрергә була.