09 октября 2015
КФУ аспиранты Россиянең иң яхшы инженеры

27-30 нчы сентябрь көннәрендә Ульяновск дәүләт педагогика университетында "Россиянең 100 иң яхшы инженеры" дип исемләнгән II Россиякүләм бәйге узды. Бөтен Россиядән җыелган 235 студент һәм төрле оешма хезмәткәрләре ЧПУ станоклары программалары һәм инженер графикасы төзү буенча көч сынашты. КФУ студентлары Марат Сәләхетдинов, Вадим Качалков һәм аспирант Айдар Сабиров иң яхшы 100 инженер исемлегенә керде.

Источник информации: КФУның матбугат хезмәте (Айгөл Абдрахманова тәрҗемәсе)