07 октября 2015
Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге студентлары Ренат Харис белән очрашты

6 октябрь көнне Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлегендә 3 нче һәм 4 нче курс студентлары әдәбият елы уңаеннан  Россиянең Дәүләт премиясе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күпсанлы шигырьләр һәм поэмалар, либреттолар, “Исемсезләр” шигъри романы авторы Ренат Харис белән очрашты.

Әлеге очрашуны оештырган татар әдәбияты кафедрасы доценты Юсупова Нурфия Марсовна шагыйрь иҗатына гомуми күзәтү ясап, аны татар әдәбиятында интеллектуаль поэзияне үстерүгә зур өлеш керткән сүз остасы буларак билгеләп үтте. Гаять җылы һәм эчкерсез әңгәмә өлешендә студентлар Р.Харисның үз иҗатына һәм гомумән әдәбиятка, тормыш-яшәешкә, фәлсәфәгә, туган телнең торышына кагылышлы сораулар бирделәр. Аның шигырь язу өчен философ булу мөһим, ә балаларга атап шигырь язу өчен, беренче чиратта, педагог һәм психолог булу кирәк дигән фикерләре студентлар өчен дә көтелмәгән һәм кызыклы булып тоелды.

Очрашуда татар әдәбиятының 90 нчы еллардагы һәм хәзерге торышы, версификация, “шигырь ясау” кебек һәм башка күп кенә мәсьәләләр күтәрелде. Әдәби әсәрне аңлау һәм анализлауга кагылышлы сорауларны шагыйрь аеруча яратып кабул итте, бу мәсьәләдә үз фикерләре, күзәтүләре белән дә уртаклашты.  Татар поэзиясендә барган күп кенә үзгәрешләргә, яңарышка да аның үз мөнәсәбәте һәм карашы анык билгеле.

Әлеге очрашуда Ренат Харис талантлы шагыйрь буларак кына түгел, күпкырлы шәхес, оста рәссам, шәхси күргәзмә авторы, музыка сөюче, фәлсәфи тәгълиматларны, көнчыгыш һәм көнбатыш әдәбиятларын яхшы белүче сүз остасы, гаҗәеп талантлы кеше буларак ачылды. Әлеге кичә һәр студент өчен дә файдалы, мәгълүматларга бай булды.

Источник информации: 10.2-202 гр. 4 курс студенты Исмәгыйлева Ләйсән