07 октября 2015
Көндәлекләр ялгыз языла да, көндәлекләр ялгыз укыла

Элек-электән кызларның бик күбе, кайчак егетләр дә, көндәлек язу белән мавыккан. Башкалар белән уртаклашу читен булган хис-кичерешләр, тойгылар, күңелдән ташып, дәфтәр битендә чагыла. Йөрәк түрендә йөрткән иң яшерен сүзләр, алдагы көнгә якты хыяллар, уй-фикерләрең шәхси көндәлеклекләрдә урын ала. Ләкин хәзерге заманда яшьләр арасында бу күренеш сирәк очрый. Күпләр моны вакыт булмау, эш күплеге белән аңлата.

 

«Хат терапиясе» өлкәсендәге белгеч, АКШның Техас университетында психология фәннәре профессоры Джеймс Пеннебэйкер фикеренчә, шәхси көндәлекләр – сәламәтлекне ныгытуның иң нәтиҗәле ысулы. Кичерешләрен кәгазь битенә төшергәннән соң, кешенең йөрәк тибеше җайлана, кеше үзен ял иткән кебек хис итә.

 

Атнасына кимендә 4 тапкыр 20 шәр минут кичерешләреңне, уй-фикерләреңне, көндәлек булган вакыйгаларны дәфтәр битенә язарга киңәш итә галим. Ләкин әлеге шәхси дәфтәрне сезнең үзегездән башка беркем дә укырга тиеш түгел. Читләрнең сезнең көндәлеккә күзе төшү белән, бөтен тормышыгыз үзгәрергә мөмкин. Шуңа күрә шәхси уйларыгыз салынган  дәфтәрегезне яшерен урыннарда саклагыз, аны ялгызыгыз калганда гына языгыз.

Хәзерге көндә яшьләр көндәлекнең нәрсә икәнен беләләрме? Үзләре белән булган вакыйгаларны кәгазьгә төшерәләр микән? Бу турыда студентлардан сораштым.

Алсу Нургатина, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты:

Көндәлекне мәктәп елларыннан бирле язам. Беренче серләремне дус кызларыма сөйләсәм, аннан акрын гына дәфтәр битенә яза башладым. Тора-бара, дәфтәрләрнең барысын бергә җыеп, зур дәфтәр ясадым. Киләчәктә, 16 яше тулгач, кызыма бүләк итәргә ниятлим. Көндәлегемдәге язмалар акрын гына үзем иҗат иткән әсәрләремә дә күчә.

Рамилә Мансурова, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты:

Беркайчан да язып караганым булмады. Миңа калса, тыныч холыклы, сабыр кешеләр генә көндәлек язарга сәләтледер. Ә мин андый түгел, түземлегем җитмәс иде. Әмма дусларым арасында көндәлек язучылар бар.

Рания Абдуллина, Фундаменталь медицина һәм биология институты:

Дусларым арасында берничә кешенең язганын беләм, ләкин үземнең көндәлек язганым юк. Бөтен кирәкле мәгълүматны гаджетта саклыйм. Көндәлек алып бару өчен, минемчә, матур һәм аңлаешлы язу сәләтенә дә ия булырга кирәктер, хәтта үзең өчен генә язсаң да. Ә мин язарга яратмыйм.

Динә Шәкүрова, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты:

Көндәлек ул – көн дәвамында башкарган эшләреңне бәйнә-бәйнә язып бара торган бик калын дәфтәр, кайчакта күңелеңне бушатырлык якын дус, сер сандыгы да. Мәктәптә укыган чакта, көндәлек алып бара идем, хәзер моның кирәген тапмыйм. Өстәвенә, көне буе язу эшендә булгач, шуңа өстәп тагын көндәлек тутырып утырырга теләк тә, вакыт та калмый. Танышларыма килгәндә, алар арасында да бу шөгыль белән мавыгучылар юк дип беләм.

Алсу Фәрзиева, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты:

Шәхси көндәлекләр турында ишетеп беләм, кызганычка каршы, үземнең язып караганым булмады. Андый эш белән мавыгыр өчен, ялгызың гына калу кирәктер, ә мин ялгызым гына калуны өнәмим. Аралашырга яратам, шуңа күрә вакытны дусларым, туганнарым белән сөйләшеп, аралашып үткәрәм.

Гөлназ Гаделҗанова, Экология һәм табигатьтән файдалану институты:

Көндәлек язу белән мавыкмыйм. Ләкин көн саен һава торышын язып барам да, алдагы еллардагысы белән быелгысын чагыштырам. Моны мин укырга кергәч эшли башладым, үзләштерелә торган һөнәремә бәйле булганга шулай эшлимдер, бәлки.

Гүзәл Мәхмүтова, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты:

Озак вакытлар көндәлек алып барганым булды, аннан аны сеңлем табып укыгач, башка язмаска булдым. Сереңне синнән ары тагын бер кеше белсә дэ, бу инде сер булмый. Ә көндәлек алып бару бик файдалы. Фикерләрнең теркәлеп, уйларның язылып баруы бик мөһим. Танышларым арасында да көндәлек алып баручылар шактый. Хәтта егетемнең дә шәхси көндәлеге бар. Кайвакыт нәрсә язылганын бик тә беләсе килсә дә, тыелып калырга туры килә, намус борчый. Шәхси әйбер барыбер шәхси булып калырга тиеш, минемчә.

Гүзәл Асылова, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты:

Яшүсмер вакытта көндәлек язгалаганым булды. Ләкин гел түгел. Укуда төрле мәшәкатьләр очраса, дус кызларым янәшәмдә бумаганда, көндәлек язу белән мавыга идем. Ләкин бу эш белән соңгы елларда шөгыльләнгәнем юк. Бәлки, вакыт җитмидер, бәлки, тере аралашу күбрәктер. Дусларым арасында көндәлек язучыларны белмим.

Источник информации: Алисә Әхәтова